ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
8–9 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Беларусь Республикасында булды. Делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкләде. Татарстан делегациясе составына министрлыклар, предприятиеләр һәм вузлар җитәкчеләре кертелде.
Әлеге визит Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Визитның максаты – ике республика арасында алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү.

3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
1–2 апрельдә Татарстан Республикасына Кара диңгез һәм Каспий диңгезе халыкара хезмәттәшлек һәм партнерлык фонды җитәкчеләре килеп китте. Әлеге фонд – уналты илнең: Әзәрбайҗан, Беларусь, Болгария, Босния һәм Герцеговина, Грузия, Казахстан, Киргизия, Молдавия, Россия, Румыния, Сербия, Төркия, Украина, Черногория, Иран һәм Швейцария танылган сәясәтчеләрен, дипломатларын, бизнесменнарын һәм иҗтимагый эшлеклеләрен берләштерә торган җитди Европа оешмасы.

29
март, 2013 ел
җомга
Программа индивидуаль җылылык пунктларына багышлана, алар халыкка кайнар су өчен түләүне киметергә һәм хезмәт күрсәтүнең югары сыйфатына ирешергә мөмкинлек бирә. Әлеге приборларны торак йортларга кую нәрсә белән отышлы? Нәрсә ул энергоаудит һәм ни өчен аны биш ел саен үткәреп торырга кирәк? Тапшыруда белгечләр шушы һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.

23
март, 2013 ел
шимбә
2013 елның 23 мартында Әлмәттә балалар техник иҗатына багышланган семинар булды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева “Сәнәгать предприятиеләренең һәм мәгариф учреждениеләренең яшьләр һәм балалар техник иҗатын үстерү ресурсы буларак хезмәттәшлеге” турында доклад белән чыгыш ясады.
Ул, бүген сәнәгать предприятиеләренең иң зур проблемаларының берсе – техник яктан белемле кадрларга кытлык булуын билгеләп үтте.
2013 елның 22 мартында Чаллы шәһәрендә VII Халыкара Лин-конференция булды. Конференциядә дәүләт хакимияте органнары, 32 эре корпорация һәм предприятие вәкилләре, Бөекбритания, Япония, Италия, Төркия Лин-тренерлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында Лин-технологияләрне кертү тәҗрибәсе хакында доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында Сакчыл җитештерү проектын кертү уңышлы бара. Республикада ысулый база эшләнде, Лин-технологияләрне җитештерүгә кертү, Лин-тренерлар әзерләү эше алып барыла.

20
март, 2013 ел
чәршәмбе
2012 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Австрия Республикасының Транспорт, инновацияләр һәм технологияләр министры Андреас Райххард әфәнде җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

18
март, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Бавария (ГФР) делегациясе белән очрашу үткәрелде. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р. Кәбиров, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы вәкилләре, ГФР ягыннан – Бавариянең Икътисад, Инфраструктура, транспорт һәм технологияләр министры Аппараты җитәкчесе Ханс Шляйхер әфәнде, Нюрнберг һәм Урта Франкониянең Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Маркус Летч әфәнде, Бавариянең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты. Татарстанның һәм Бавариянең сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләү булды.

15
март, 2013 ел
җомга
17 март – сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов республиканың сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Хөрмәтле сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре, сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Куллану базары – җәмгыятьнең социаль-икътисадый бөтенлеген чагылдыручы төп күрсәткеч. Бу тармактагы тотрыклылыкны Татарстан Республикасы Хөкүмәте социаль-икътисадый үсешнең иң мөхим шарты буларак бәяли.
Кулланучылар ихтыяҗын канәгатьләндерү, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре челтәрен үстерү, аларның матди-техник базасын яхшырту, товарларның сыйфатын һәм ассортиментын яхшырту, тармак предприятиеләренең эшләү рәвешләрен һәм ысулларын камилләштерү, халыкка хезмәт күрсәтү культурасын арттыру республикада сәүдә һәм куллану хезмәтләре күрсәтү тармагын үстерүнең өстенлекле бурычы булып тора.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү республика икътисадының динамик үсешкә ия булган мөхим тармакларының берсе. Бүген бу өлкәләрдә 300 мең кеше хезмәт куя торган 15 мең ваклап сату предприятиесе, 9 мең җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре эшли. Ваклап сату әйләнеше күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында әйдәп баручылар сафында.
Һөнәри бәйрәмегез көннәрендә бу һөнәрнең абруен арттыруга, сатып алучыларга хезмәт күрсәтүне камилләштерүгә һәм Татарстан Республикасы куллану базарын үстерүгә өлеш керткән тармак ветераннарына зур рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре! Сезнең тырыш хезмәтегез, булганлыгыгыз бәрабәренә бик мөхим социаль бурыч үтәлә – республикабыз халкының сатып-алу ихтыяҗлары канәгатьләндерелә. Сезгә сәламәтлек, саекмас энергия, хезмәтегезгә иҗади якын килеп, яраткан эшегезгә тугры калуыгызны телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә, якыннарыгызга уңышлар һәм ышанычлы киләчәк насыйп булсын!”

11
март, 2013 ел
дүшәмбе
10–11 мартта Татарстан Республикасында эшче визит белән Ростов өлкәсе делегациясе булды. Дделегациянең җитәкчесе – Ростов өлкәсе Губернаторы В. Голубев. 10 мартта кунаклар "Казан" халыкара аэропортының яңа терминалын карадылар, Универсиада объектларында булдылар, метрополитен эшчәнлеге белән таныштылар.
11 мартта Ростов өлкәсе делегациясе югары технологияләр технопаркы «ИТ-паркка», Казан (Идел буе) федераль университетына барачак.
Делегация Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән дә очрашачак.

7
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов 8 март белән котлады:
"Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән 8 март – халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Бу язгы бәйрәм сезнең күңелләрегезне күтәрсен, яңа уңышларга омтылдырсын. Сәламәтлек, мәхәббәт, тынычлык телим!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International