10 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында талантлы балалар өчен химияне өйрәнү буенча П.А. Кирпичников исемендәге Беренче республика интернат лицеен булдыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә министр урынбасары Г. Әхмәдиева, КНИТУ проректоры Л. Овсиенко, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
5 июльдә Канада көне уңаеннан рәсми кабул итүләр булды. Тантаналы чарада Канаданың Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Джон Слоан әфәнде, Халыкара студентлар спорты федерациясе Президенты Клод-Луи ГАЛЬЕН, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А. Фәррахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р. Гиматдинов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Р. Вахитов, Канаданың Россия Федерациясендәге Илчелеге вәкилләре, Канада җыелма командасы делегациясе катнашты.
5 июльдә Казан шәһәрендә Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы бинасын ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук Казахстанның Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Галым Оразбаков, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай, Татарстан Республикасы ярдәмчесе Р. Гиматдинов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Р. Вахитов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р. Кәбиров катнашты.