Казанда Канада көне билгеләп үтелде

2013 елның 6 июле, шимбә
5 июльдә Канада көне уңаеннан рәсми кабул итүләр булды. Тантаналы чарада Канаданың Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Джон Слоан әфәнде, Халыкара студентлар спорты федерациясе Президенты Клод-Луи ГАЛЬЕН, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А. Фәррахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р. Гиматдинов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Р. Вахитов, Канаданың Россия Федерациясендәге Илчелеге вәкилләре, Канада җыелма командасы делегациясе катнашты.

Сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасы һәм Канада арасындагы күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләре хакында сөйләде. 2012 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы һәм Канада арасында товар әйләнеше 127 млн АКШ доллары тәшкил итте. "КВЗ" ААҖнең Канада компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлеге аеруча игътибарга лаек.
Р. Зарипов Канада кунакларына Универсиадада уңышлы чыгышлар, күтәренке күңел һәм спортта яңа җиңүләр теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International