Казанда Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы ачылды
2013 елның 6 июле, шимбә
5 июльдә Казан шәһәрендә Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы бинасын ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук Казахстанның Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Галым Оразбаков, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай, Татарстан Республикасы ярдәмчесе Р. Гиматдинов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Р. Вахитов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р. Кәбиров катнашты.
Мәгълүмат өчен:
Казахстанның Генераль консуллыгы бинасы Карл Маркс урамы, 8/13 йортта (Ремизова йорты) урнашкан. Бина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә республика әһәмиятендәге тарихи һәм мәдәни ядкарь булып исәпләнә.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.