Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “КАМАЗ” ААҖ җитәкчелеген, “Камаз–мастер” командасы җитәкчелеген һәм пилотларны «Дакар-2015» раллиенда җиңүләре белән котлады:
“Без престижлы халыкара раллида Россиянең йөк автомобильләренең өстенлеген күрсәтүче “Камаз–мастер” легендар командасы белән без горурланабыз. Татарстанда “Дакар” супермарафонда булган драматик этапларны, команданың үзара ярдәмчелеген күзәтеп тордык. «КАМАЗ-Мастер» экипажлары “Дакар” раллиенда барлык югары урыннарын яуладылар. Бу җиңү – спортчыларның, беглечләрнең, команда җитәкчелегенең һәм “КАМАЗ” ААҖ югары профессиональ һәм уртак эшчәнлегенең күрсәткече. Сезгә исәнлек, спорт уңышлары, планнарыгызның тормышка ашуын һәм яңа җиңүләр телим!”
2015 елның гыйнварында Ульянда "Татнефть" бренды астында яңа автоматлаштырылган ягулык станциясе ачылды. Ул регионда бердән–бер автоматлаштырылган ягулык станциясе. Ульяндагы яңа автоягулык станциясе – "Татнефть" челтәренең ундүртенче автоматлаштырылган станциясе. Әлеге станция заманча ягулык салу колонкалары, уңайлы түләү терминаллар белән җиһазландырылган.
«КАМАЗ-мастер» командасы престижлы халыкара раллида Россиянең йөк автомобильләренең өстенлеген күрсәтте. "КАМАЗ-Мастер" командасы, "Дакар" халыкара раллиенда өч урынын биләде. “Алтын”ны –Айрат Мәрдиев, “көмеш”не – Эдуард Николаев, өченче урынны – Андрей Каргинов, бишенче урынны – Дмитрий Ссотников экипажлары яулады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга һәм команданың барлык әгъзаларына котлау телеграммасы җибәрде: