Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Бүген Татарстан Републикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Републикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Лениногорск муниципаль районына эш сәфәрендә катнаша.
Төп максат – Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм «Татнефть» ААҖ «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә 70 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмә үткәрү.
Моннан тыш, Лениногорск районында булу кысаларында Лениногорск мәдәният сарае биналарына ремонт ясау эшләре белән танышу, “Лениногорск үзәк район сырхауханәсе”н ДАСУ, икенче урта гомуми белем бирү мәктәбен карау планлаштырылган.
Шулай ук Татарстан Президенты «1941 – 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» юбилей медален Лениногорскта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсенә тапшырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International