Казанның оборона предприятиеләре ветераннарына Җиңүнең 70 еллык юбилее медальләрен тапшыру тантанасы узды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның оборона предприятиеләре ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшырды.
Медальләр Казанның стратегик предприятиеләренең 35 ветеранына тапшырылды - “Туполев” ААҖ филиалы - С.П.Горбунов исем. Казан авиация заводы, ПАО «КВЗ» САҖ, «КМПО» ААҖ һәм «Казан дәүләт дары заводы» ФКП.
Чара “Туполев” ААҖ филиалы - С.П.Горбунов исем. Казан авиация заводының хезмәт даны музеенда узды.
Бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Татарстан Премьер-министры ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен белдерде һәм озын гомер теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International