2014 елның керемнәре, чыгымнары хакында мәгълүмат бирү буенча инструктив киңәшмә

2015 елның 17 марты, сишәмбе
2015 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча инструктив киңәшмә узды.
Киңәшмәдә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче һәм Татар¬стан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында, шулай ук үз хатынының (иренең) һәм балигъ булма¬ган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында мәгълүмат бирергә бурычлы вазыйфалары исемлегенә кергән дәүләт граждан хезмәткәрләре катнашты.
Министрлыкта ришвәтчелекне һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы булган кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече В.Р.Хөснетдинова киңәшмәдә катнашучыларга справканы тутыру буенча яңартылган форма, методик ярдәмлекләр хакында мәгълүмат җиткерде, шулай ук сорауларга җаваплар бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International