Кече тоннажлы химияне үстерү буенча киңәшмә

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
11 мартта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында урта һәм кече тоннажлы химияне үстерү мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды. Утырышның максаты – импорт буенча нефть, газ химия комплексы предприятиеләренең сатып алына торган продукция Исемлегенә нигезләнеп, химия продукциясен җитештерүдә импортка алмаш табуны оештыру.
Утырышта катнашучылар кече тоннажлы химияне җитештерү технологияләрен үстерүнең перспектив проектлары хакында фикер алыштылар: «КЗСК-Силикон» ААҖ чыгарылырга планлаштырылган продукция нигезендә кремний органиклы кластер булдыру, «Нижнекамскнефтехим» САҖ сәнәгать чыгармалары нигезендә ярымфункциональ чимал (карбинол) кече тоннажлы җитештерүен оештыру.
Фәнни оешмалар һәм предприятиеләр катнашындагы утырыш нәтиҗәсендә аталган проектларны гамәлгә ашыру буенча алдагы практик адымнар билгеләнде.
Утырыш материаллары белән “Татарстан Республикасында кече тоннажлы химияне үстерү” бүлекчәсендә танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International