ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015  елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Курган өлкәсенә визиты уза. Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә  министры Раивл Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре.

Курган өлкәсенә визит кысаларында Татарстан делегациясе Курган өлкәсе сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты, “Синтез” ААҖ барачак (дару препаратлары җитештерүче предприятие),  күпер төзүдә куллланыла торган тимер конструкцияләрен ясаучы «Курганстальмост» ЯАҖ һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Г.И.Илизаров ис. «Торгызу травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәгенә барачак, “Курган өлкәсе татар конгрессы” региональ иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашачак.


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 25 февралендә милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Чарада Россия Федерациясе Президенты Киңәшчесе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советы рәисе Михаил Федотов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Президентының Идел Федераль Округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Автобетонташучы Туймазы заводы – «КАМАЗ» предприятиесенең Башкортостандагы бүлендек компаниясе, «Гранит-42» моделеның мобиль бетон заводларының серияле чыгаруны башлап җибәрде.
Яңа җитештерү линиясе, «Гранит-42» сериясе мобиль бетон заводларының чыгару буенча яңа җитештерү линиясе «ТЗА» ААҖ җитештерүен диверсификация программасы кысаларында эшләтеп җибәрелде.
Завод актив рәвештә «БЕТОНМАШ» САҖ белән хезмәттәшлек итте. Линия 2013 елның көзендә үзләштерелә башлады.
Хәзерге вакытта бетон заводларын җитештерү серияле рәвештә тормышка ашырыла, “ГРАНИТ” сериясе «БЕТОНМАШ» САҖның иң заманча эшләнмәләрен үз эченә алган һәм бу өлкәдәге дөньяның иң соңгы тенденцияләрен исәпкә алып җитештерелә.

24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында БГӘдә визиты кысаларында БГӘ тышкы эшләр министры -сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара Россия-Әмирлекләр комиссиясе рәистәше Шәех Абдәлла бән Зәед Әль-Нәхәйян белән очрашты.
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров - сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара Россия-Әмирлекләр комиссиясе рәистәше.
Шәех Абдәлла бән Зәед Әль-Нәхәйян белән очрашу барышында авиаэлемтә, сәнәгать, шулай ук икътисадның кайбер юнәлешләре буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында сүз барды.
Россия-Әмирлекләр арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләрнең гадәти юнәлешләре турында да сөйләштеләр.
2015 елның 19 февралендә Кама сәнәгать форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповка республикада “Сакчыл җитештерү” методикасын кертүдәге ирешкән уңышлары өчен Кубок тапшырылды. Кубокны Чаллы һәм Кама арты Сәүдә–сәнәгать палатасының Идарә Рәисе, “Менеджмент академиясе” АНО ректоры Юрий Петрушин тапшырды.
Әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре арасында Лин–технологияләрне кертү өчен бүләкләр алучылар – “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Магданов.

20
февраль, 2015 ел
җомга
2015 елның 19 февралендә Чаллыда тантаналы рәвештә Кама сәнәгать форумы –2015 ачылды.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев юбилей форумның ачылышында катнаштылар. Форум кысаларында автомобиль төзелеше, нефть химиясе һәм башка юнәлештәге күргәзмәләр, эшлекле чаралар оештырылды.
“Мондый чаралар хезмәттәшлек өчен уңайлы мәйданчыклар булып тора. Хөкүмәтнең һәм күргәзмәне оештыручыларның максаты – аутсорсинг кысаларында эре бизнесның кече һәм урта эшмәкәрлеккә билгеле функцияләрен бирү өчен хезмәттәшлекнең бер формасын табу. Бүгенге көндә кече һәм урта эшмәкәрлек бу адымга әзер”, – дип ассызыклады Равил Зарипов.
2015 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Тттарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов “Татарстанның эшлекле хатын–кызлары” Татарстан региональ иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашты.
Рашат Фәттахов очрашуда катнашучыларга республиканың 2014 елның сәнәгать үсеше һәм кулланучылар базары нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлары хакында мәгълүмат җиткерде.
Шулай ук очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының “Татарстанның эшлекле хатын–кызлары” Татарстан региональ иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасы вәкиллекләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә республиканың министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Республикасының Сәүдә Йортлары башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм кулланучылар базары үсешенең 2014 ел нәтиҗәләрен кыскача билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең эшчәнлегенә анализ ясады, чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасы вәкиллекләренең сәүдә–икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек итү, шул исәптән, республика предприятиеләренең продукциясен чит базарга чыгаруга ярдәм итү максаты белән “юл картасы”н гамәлгә ашыру, потенциаль инвесторларны җәлеп итү өчен Татарстан Республикасы вәкиллекләренең һәм инвестицион мәйданчыклар җитәкчеләренең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге кирәклеген ассызыклады.
Киңәшмә кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең актуаль эшчәнлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
18 февраля 2015 елның 18 февралендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының “2014 елда Татарстан Республикасының социаль–икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлары” уртак Коллегия эшендә катнашты.
Уртак Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков катнашты.
“2014 елда Татарстан Республикасының социаль–икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлары” нотыгы белән Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады.
2015 елның 18 февралендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында катнашты. Гыйнварда сәнәгать җитештерүе индексы (СҖИ) республикада – 99%, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов «КМПО» ААҖ мәйданчыгында узган коллегияләр утырышында. Ул 2014 елда Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү йомгакларына һәм 2015 елга бурычларга багышланды.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика бюджеты нефтькә бәяләр белән нык бәйләнмәсә дә, бу Татарстан Республикасының икътисадый торышына нык тәэсир итә, чөнки алар федераль бюджетта чагыла, һәм безгә федераль үзәктән керемнәр азая. Без һәр көнне “Brent”ның бәясән тикшереп торабыз. Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Үзәк банк кирәкле чаралар күрерләр, мин ышанам. Кризиска каршы программалар кысаларында Кече һәм урта эшмәкәрлеккә, агро сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм итү чаралары уңай нәтиҗәләр бирергә тиеш. Ләкин моңа карамастан, эшләргә кирәк, һәр предприятиенең мониторингын үткәрергә, эш урыннарын һәм безнең базарларны саклап калырга кирәк”, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International