ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышы уздырылды.

Совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

 

2015 елның 14 июлендә Ульянда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры  Денис Мантуров  һәм Идел буе Федераль округында Россия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе Федераль округының сәнәгать сәясәте буенча Советының беренче утырышын уздырдылар. Киңәшмә сәнәгатьтә импортка алмаш табу мәсьәләләренә  багышланган иде.

Совет эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты. Ул Советта катнашучыларга Татарстанда импортка алмаш табу өлкәсендә алып барыла торган эшчәнлек, импорт чималына алмаш табуда сәнәгать предприятиеләренең адымнары хакында һәм яхшыртылган сыйфатлы эшләнмәләрне үзләштерү хакында хәбәр итте.

 

 

2015 елның 14 июлендә Россия Сбербанкы” ААҖ Идарә Рәисе Герман Грефның Татарстан Республикасына визиты кысаларында Иннополис кичәрлегендә Республика предприятиеләренең инвестицион проектлар күргәзмә- презентациясе узды, шулар арасында - «Интерскол» ҖЧҖ («Алабуга» МИЗда электр инструментларын киңәйтелгән җитештерелүе), «ПРЕТТЛЬ-НК» ҖЧҖ (кабель-үткәрүче продукция җитештерүен оештыру), «ТИС» ҖЧҖ «Фиксит» инженер-техник үзәге» ҖЧҖ бар иде.


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 9 июлендә «А.М. Горький исем. Зеленодольск заводы»нда 21631 проекты буенча төзелгән «Зеленый Дол» һәм «Серпухов» кече ракета корабларын Кара диңгезгә озату тантанасы узды.

Суднолар  Зеленодолькидан эчке су юллары буенча Кара диңгезгә юл тотачаклар, аларның йөзү мөмкинлекләрен сынап караганнан соң һәм дәүләт сынауы үткәрелгәннән соң, алар Кара диңгез флоты составына кабул ителәчәк.

 

“Заводлар эшләгәндә, ил яши”  "ПОЗиС" ААҖ корпоратив бәйрәмендә  2015 елның беренче яртыеллыкм эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылды. POZISның продукция җитештерү күләме үсешенең темплары 2014 елның шул ук дәвере белән чагыштырганда 180% тәшкил итте.

Бәйрәм кысаларында предприятиенең алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде.


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

«Сәнәгать сәясәте турында» законын куллану, локализация аша импортка алмаш табуны тәэмин итү, шулай ук Милли технологик инициативаны гамәлгә ашыру барышы мәсьәләләренә багышланган яңа индустрияләргә инвестицияләр кертү буенча Стратегик совет утырышы узды.

 2015 елның 8 июлендә Екатеринбургта узган «ИННОПРОМ-2015» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган әлеге утырышны Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров алып барды.  Стратегик совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты.

 

15 тапкыр уздырыла торган Татарстанның нефть саммиты бөтен ил нефть тармагы масштабында актуаль мәcьәләләр хакында фикер алышу өчен уңай мәйданчык. Моның хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Карабаш поселогында узган республика нефть компанияләре җитәкчеләренең гадәттәге еллык киңәшмәсендә әйтте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге очрашуларда билгеләнгән кайбер уртак проектлар, шул исәптән, авыр чыгарыла торган нефть, кече нефть ятмалары белән эшләргә ярдәм итү чаралары федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән яклау тапты һәм аларны Росия Федерациясенең башка төбәкләренә таратуны йөкләделәр.


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 8-10 июлендә Екатеринбургта "Иннопром-2015" халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. "Иннопром-2015" эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия төбәкләре башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, эшлекле һәм фәнни даирәләр вәкилләре катнаша.


7
июль, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры  Зарипов Равил Хаммат улы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының дәүләт заказы секторы бүлегенең әйдәп баручы белгече Гыйләҗева Венера Хәмит кызына озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.  


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил  Зарипов Татарстан белән Казахстан арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында “Татарстан Республикасы” газетасының икътисад һәм сәнәгать бүлеге редакторы Ирина Демина сорауларына җавап бирде.

 Евразия үзәгендә урнашкан Казахстан Республикасы борынгы цивилизацияләр урнында, мөһим траспорт юллары киселешендә урнашкан һәм континент илләре арасында сәүдә-икътисадый һәм социаль- мәдәни багланышларның үсешендә зур роль уйный. Казахстан белән Татарстан  арасында хезмәттәшлек ерак гасырларга –Бөек Ефәк юлы чорына барып тоташа. Ул ефәк белән генә түгел, атлар, сарыклар,җөн, алтын, корал һәм башка товарлар белән сату итүдә зур әһәмияткә ия булган. Республиканың бүгенге тышкы -сәүдә әйләнешендә Казахстан ничек катнаша? Бу хакта без Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белән әңгәмә кордык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International