2015 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чиләбе өлкәсенә визиты уза.
Татарстан Республикасы делегациясе визит кысаларында Советлар Союзы Герое – бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашачак, Чиләбе металлургия комбинатына барачак, кайбер мәдәни объектлар белән танышачак.
2015 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Төркия Республикасына эш визиты кысаларында «Match4Industry Business Matching Event» халыкара конференциясендә катнашты.
Конференциядә Төркияне Коҗаэли провинциясе Сәнәгать палатасы вәкилләре дә, Төркиянең Автокомпонентлар җитештерүчеләре ассоциациясе җитәкчелеге, Көнчыгыш Мәрмәр диңгезе буеның Европа Бергәлеге бизнесын үстерү үзәге җитәкчелеге катнашты.
2015 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «КЗСК-Силикон» төзелеш республика штабы утырышы узды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Спурт» АКБ идарә рәисе Евгения Даутова, “Ростехнадзор” җитәкчесе Борис Петров һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов заводның кайбер цехларында булды: полимер материаллар җитештерү цехы, метилхлорсилан синтезы һәм метилхлорсилан ректификациясе цехы, хлорлы метил һәм диметилдихлорсилан гидролизаты, энергоблок, технологик эстакадалар, 110 кВ күәтле подстанцияләр. Ул шулай ук булачак завод турындагы мәгълүмат тәкъдим ителгән күргәзмәне карап чыкты.
2015 елның 12 октябрендә Казан вертолетлар заводы шефлыкка алынган 8 гимназияне тәмамлаган һәм А.Н.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университетына уңышлы укырга кергән укучыларга 14 ноутбук тапшырды.
Шефлыкка алынган сыйныфны 27 укучы тәмамлады, шуларның 14-се максатчан программасының һөнәри белгечлек юнәлеше буенча КНИТУ-КАИга укырга керде. Шул исәптән, самолет, вертолет төзелеше, машина төзелеше җитештерүләрен конструкторлык-технологик яктан тәэмин итү, мәгълүмати куркынычсызлык һәм башка белгечлекләргә. Ноутбукларны тапшыру чарасында яңы “вертолет” сыйныфлары –тугызынчы, унынчы һәм унберенче класс- барлыгы 71 укучы катнашты.
Төбәкара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды.
2015 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Лу Хао белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Харбин шәһәренә (КХР) эш визиты кысаларында узды. Визитның төп максаты - Икенче Россия-Кытай ЭКСПОда катнашу.
2015 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Кытай Халык Республикасына эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнехановның Сычуань провинциясе Губернаторы Вэй Хун белән булган очрашуда катнашты. Очрашу кысаларында яклар билгеләгәнчә, Татарстан делегациясенең визиты ике төбәк арасындагы сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк.
2015 елның 9 октябрендә Әлмәтнең «Нефтьче» ДК «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының III республика фестиваленең икенче зональ сайлау этабы старт ала. Сайлау этабында 13 муниципаль районнан 315 кеше катнашачак (Әлмәт, Черемшан, Нурлат, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Яңа Чишмә, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман һәм Аксубай районнары предприятиеләре һәм оешмалары).
Үз талантларын яшьләр төрле ижадый сынауларда күрсәтәчәкләр.
2015 елның 8 октябрендә Түбән Камадага "Россия Федерациясендә углеводород чималын тирәнтен эшкәртүне үстерү" дигән ике көнлек халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексы проектының 10 еллыгына багышлана.
Форумның пленар эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. “Без үзебез дә дөнья стандартларына туры килә торган заманча нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җитештерүләрен төзи алабыз”, -дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
2015 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның General Electric компаниясе вице-рәисе Джон Райс белән булган очрашуда катнашты.
Яклар Татарстан Республикасының энергетика һәм социаль инфраструктурасын яңарту өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча фикер алышты.
Очрашуда сүз Татарстан энергетика объектларына җайланмалар китерү һәм аны, алдынгы GE технологияләрен кулланып, модернизацияләү буенча агымдагы проектларны гамәлгә ашыру турында барды. Шулай ук нефть эшкәртү, агып чыккан суларны чистарту технологияләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Медицина инфраструктурасын модернизацияләү өлкәсендәге хезмәттәшлеккә аерым игътибар иттеләр.