2015 елның 21 декабрендә Татарстан Республикаыс Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Вячеслав Кравченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримова катнашында «Генерирующая компания» ААҖ ТЭЦ-1 дә ПГУ-230 МВт төзелеше урынына истәлекле билге кую тантанасы узды.
2015 елның сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы нигезендә әлеге объект “генерирующий объект” – күәт белән тәэмин итү турындагы килешүләр буенча күәт җиткерү объектлары исемлегенә кертелде.
ТЭЦ-1 дә яңа пар-газ корылмасы төзелеше – проектлы финанслау нигезендә Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашырылучы инвестицион проектларга ярдәм итү” федераль программага кертелгән электр энергиясе өлкәсендәге беренче инвестицион проект. Әлеге программа ил өчен югары социаль- икътисадый әһәмияткә ия булган проектларга дәүләт гарантияләрен һәм ташламалы кредит бирүне күздә тота.
ТЭЦ-1 дә ПГУ-230 МВт яңа энергетика объектын төзү – Казан энергия районында экономияле электр күәте дефицитын түбәнәйтергә һәм кулланучыларны электр белән тәэмин итү ышанычлылыгын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.