Сәнәгатьне үстерү Фондының Татарстан предприятиеләренә биргән тулаем займ күләме 2015 елда 1,4 млрд сум тәшкил итте

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе
 

Импортка алмаш табу Проекты программасы буенча сәнәгатьне үстерү Фондының Эксперт Советы «Кама Кристалл Технолоджи» компаниясенең  “Аерым чиста алюминий оксидын җитештерү” инновацион проектын раслады. Бу проектка 101,8 млн. сум бирелде. Шулай итеп, агымдагы елда республика сәнәгать предприятиеләре тарафыннан тулаем займга 1,4 млрд. сум алынды.

Искәртеп үтәбез, элегрәк,  «ИНТЕРСКОЛ-Алабуга» АҖ белән яңа буын һөнәри электр инструментын җитештерү буенча  500 млн. сумга займ килешүе имзаланды, «СафПэт» ҖЧҖ белән терефталь кислотасы һәм полиэтилентерефтал җитештерү буенча проектны гамәлгә ашыруга 700 млн. сум бирелде.

Фондның эксперт советы тарафыннан «Паритет» ҖЧҖ компаниясенең балалар өчен яхшыртылган  конструкция белән сидек алгычлар җитештерүне оештыру буенча    102,4 млн.  сумлык проект расланды.

Мәгълүмат өчен:

2015 елда сәнәгатьне үстерү Фондының күләме 20 млрд. сум тәшкил итте. 

3 декабрьдә Федераль Җыелышка Юлламасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Фондны тагын 20 млрд. сумга өстәмә капитальләштерергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International