Энергетиклар Көне белән!

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы энергетика тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын  һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә:

"Хөрмәтле Татарстан Республикасы энергетиклары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – энергетиклар Көне белән чын күңелдән котлыйм!  
Республиканың энергетика комплексы Татарстанның социаль- икътисадый  тотрыклыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйный.  Энергетика тармагының нәтиҗәле эшчәнлегеннән халык тормышы дәрәҗәсе, республика сәнәгатенең  конкурентлылыкка сәләте турыдан-туры бәйле.

Республиканың энергетика системасында ел саен  21 млрд. с/кВ электр һәм 33 млн Гкал җылылык энергиясе җитештерелә.Энергетика комплексы предприятиеләрендә  16 мең кеше эшли.

Сезнең көчегез белән Татарстанда булдырылган ышанычлы энергетика инфраструктурасы ярдәмендә республиканың әһәмиятле тармаклары тотрыклы рәвештә үсә. Татарстанның энергетикасы республиканы электр белән тулысынча тәэмин итә.

Шулай ук республика энергетиклары 2015 елда Казанда узган Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты объектларын тотрыклы һәм ышанычлы электр энергетикасы белән тәэмин иттеләр.

Хәзерге вакытта республиканың энергетика комплексы предприятиеләрендә алдынгы технологияләрне кулланып, яңа күәтләрне кертүгә һәм булганнарны яңартуга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча масштаблы эшчәнлек алып барыла.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезнең ихтыярлы һәм фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм! Сезнең тупланган тәҗрибәгез, һөнәрчелегегез, яраткан эшегезгә тугрылык – тармакның алдагы үсешенә һәм җитештерү процессына яңалыклар кертүгә этәреч булып торыр, дип ышанам. Сезгә һәм якынарыгызга исәнлек-саулык, иминлек, бәхет телим!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International