2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XI республикакүләм бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов ассызыклаганча, сыйфат өчен премия ел саен продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты, сыйфат белән идарә итүче югары нәтиҗәле ысуллар кертү өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкән предприятиеләргә һәм оешмаларга бәйге буенча бирелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов билгеләгәнчә, “Сыйфат өчен” Татарстан Хөкүмәте премиясен алуга Республика бәйге үткәрү кысаларында “2015 елда Татарстан Республикасының сыйфат буенча иң яхшы менеджеры” һәм “Татарстан Республикасы югары уку йортлары аспирантлары һәм студентлары арасында сыйфат мәсьәләсенә багышланган иң яхшы фәнни-тикшеренү эше” бәйгеләре үткәрелде.
Быел 61 оешма заявка бирде. Бигрәк тә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск предприятиеләре һәм оешмалары активлык күрсәтте. Бәйгедә машина төзелеше һәм нефть химиясе предприятиеләре, шулай ук сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр, төзелеш һәм мәгариф өлкәләре оешмалары да катнашты.
Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен тапшыру буенча Совет карары белән 7 оешмага бәйге лауреаты исеме, 13 оешмага бәйге дипломантын бирү расланды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен 2015 ел премияләре түбәндәге оешмаларга бирелде:
250 дән артык кеше эшли торган җитештерү һәм халык өчен товарлар җитештерү предприятиеләре һәм оешмалар категориясендә “КАМАЗ” ГАҖ тимерче заводына, "Казаньоргсинтез” ГАҖ, “ТАНЕКО” АҖ премияләр бирелде.
250 дән артык кеше эшли торган хезмәт күрсәтү өлкәсендә «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ, “Бәкер” шифаханәсе дәвалау-профилактика учреждениесе” ҖЧҖ билгеләп үтелде.
250ләп кеше эшли торган хезмәт күрсәтү эшчәнлеге алып баручы предприятиеләр һәм оешмалар категориясендә иң яхшылар рәтендә - «Система-Сервис» идарәче компаниясе” ҖЧҖ, “МХ1” ҖЧҖ. Шулай ук конкурс дипломантларына да бүләкләр тапшырылды.
250ләп кеше эшли торган хезмәт күрсәтү эшчәнлеге алып баручы предприятиеләр һәм оешмалар категориясендә иң яхшылар рәтендә - «Система-Сервис» идарәче компаниясе” ҖЧҖ, “МХ1” ҖЧҖ. Шулай ук бәйге дипломантларына да бүләкләр тапшырылды.