Татарстанда транспортка сыекландырылган табигый газ салу һәм криоген ягулык салу станцияләре челтәре төзү турындагы килешү имзаланды

2015 елның 22 декабре, сишәмбе
 

2015 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Газпром газ-мотор ягулыгы» компаниясе җитәкчелеге белән булган очрашуда катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасында сыекландырылган табигый газ комплексы (КСПГ) һәм криоген ягулык салу станцияләре челтәре (криоАЗС) төзү турындагы килешү имзаланды. Документны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» генераль директоры Михаил Лихачев имзаладылар.

Татарстан Россиядә мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ җитештерү һәм реализацияләү өчен инфраструктура булдырылган беренче субъект булачак.

Килешүдә 2030 елга кадәр мотор ягулыгының яңа төрен гамәлгә кертү чаралары комплексы бар.

«Газпром газ-мотор ягулыгы» «Чистай» индустриаль паркы территориясендә сыекландырылган табигый газ җитештерү комплексы һәм 13 криоАЗСтан торган челтәр төзеләчәк дип көтелә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте үз ягыннан тармак үсеше өчен уңай шартлар тудырачак.

Төзелешкә инвестицион проект статусы биреләчәк дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International