Казанның "Пирамида" комплексында Машина төзүчеләр Көне уңаеннан тантана уза

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 29 сентябрендә Казанның “Пирамида” комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Машина төзүчеләр Көненә багышланган тантана уза. Тантанага чакырылган хөрмәтле кунаклар арасында ТР Президенты Аппараты, Татарстан Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, федераль хакимият органнары вәкилләре һәм төбәкнең эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре бар. Ләкин бу көннең төп каһарманнары – гади эшчеләр: хезмәт династияләре әгъзалары, яшь инженерлар, көйләүчеләр, станок операторлары, слесарьлар, конструкторлар һәм әлбәттә производство ветераннары.

“Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Бүген бу залга республикабызның һәм бөтен Россиянең икътисадый иминлеген төзүчеләр җыелган. Ветераннарыбызга - аерым рәхмәт. Сез катлаулы чорда бүгенге көндә  140 меңнән артык белгеч хезмәт иткән тармакны төзедегез. Быел 8 айда эчендә  машина төзелеше тармагының 150 урта һәм эре предприятиесе 200 млрд сумлык продукция төяп озатты”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүген “Фидакарь хезмәт өчен” медален Рөстәм Миңнеханов кулларыннан Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе җилемләүчесе Хәния Зиннәтуллина һәм “Казан Гипронииавиапром” АҖ вентиляция институты баш белгече Сергей Золотарский кабул итеп алды. “Казан вертолет заводы” ГАҖ техник директоры Владимир Калашник, Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы чыныктыручысы Надежда Паракова, “Казан төгәл машиналар эшләп чыгару заводы” предприятиесе махсус эшләнмәләр җыючысы Нурия Җаббарова һәм “Казан мотор җитештерү берләшмәсе” АҖ слесаре Рәшит Гәрәев бүген “Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе” исемен алдылар. Казан компрессорлы машиналар төзү заводы идарәче директоры Илнур Сәгъдиев һәм “Ford Sollers Холдингы” заводы  директоры Алексей Спирин Татарстан Президенты Рәхмәт Хатына лаек булдылар.

“Татарстан – Россиянең әйдәп баручы машина төзелеше сәнәгате үзәкләренең берсе. Республиканың машина төзелеше предприятиеләре төбәгебезнең  икътисадына һәм социаль мәсьәләләрне чишүдә сизелерлек өлеш кертәләр, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов. – “Машина төзелеше предприятиеләре Татарстанның инновацион үсеш ноктасы булып тора. Тармакта сәнәгать җитештерү индексы 104 процент тәшкил итте. Безнең продукция конкурент  сәләтле. Ул дөньяның 100дән артык иленә сатыла”, -дип өстәде министр.

“Республиканың әйдәп баручы машина төзелеше предприятиеләре тармакта әһәмиятле булган инвестицион проектларны гамәлгә ашыра, алдынгы технологияләрне кертә, яңа җитештерү мәйданнарын сафка бастыра. Татарстан квалификацияле инженерлар һәм эшче кадрлар әзерләүнең уңышлы үрнәген  күрсәтә. Һәм бу эш мәктәп бусагасыннан ук алып барыла”, - дип билгеләде  Алберт Кәримов һәм Республика Президентына Татарстан җитәкчелеге  тармактагы бөтен уңай башлангычларда ярдәм итүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәм программасын концерт һәм тармакның алдынгы вәкилләренә лаеклы бүләкләр тапшыру тантанасы дәвам итте.

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган http://www.tatar-inform.ru/news/2016/09/29/522405/;  "Республика Татарстан" газетасы http://rt-online.ru/prezident-rt-prinyal-uchastie-v-torzhestvah-v-chest-dnya-mashinostroitelya/;  мәгълүмат, фото һәм видеорепортаж "Бизнес-онлайн" интернет - басмалар сайтында http://www.business-gazeta.ru/news/324265,   http://www.business-gazeta.ru/article/324322

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International