Казанда Машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү тантанасы узачак

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 29 сентябрендә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Машина төзүчеләр Көненә багышланган тантана узачак.

Машина төзүчеләр Көненә багышланган тантаналы чараларда ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, ТР машина төзелеше предприятиеләре хезмәт коллективлары вәкилләре һәм ветераннары, ТР уку йортлары җитәкчеләре.

Машина төзүчеләр Көне уңаеннан оештырылачак тантаналы программа кысаларында машина төзелеше сәнәгате хезмәткәрләрен, ветераннарны һәм хезмәт династиясе вәкиләрен, яшь инженерларны, балалар техник иҗаты түгәрәкләре җитәкчеләре бүләкләнәчәк.

Машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итүгә багышланган  тантаналы һәм мәдәни-массакүләм чараларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре  Ассоциациясе, машина төзелеше комплексы предприятиеләре белән берлектә оештыра.

ТР Премьер - министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры  Алберт  Кәримов ассызыклавынча, "машина төзелеше республика икътисадының төп тармакларының берсе. Бүген Татарстанның машина төзелеше комплексы составында 150 эре һәм урта предприятие. Тармакта 140 мең кеше хезмәт итә. Машина төзелеше тармагы предприятиеләре республика икътисадының  инновацион үсеш ноктасы. Татарстанның машина төзелеше динамик рәвештә үсеш ала: җитештерү камилләшә, алдынгы технологияләр кертелә, системалы нигездә квалификацияле инженер һәм эшче кадрлар әзерләү гамәлгә ашырыла".

Алберт Кәримов сүзләренчә, югары квалификациясе кадрлар һәм буыннар дәвамчанлыгы киләчәктә Татарстан машина төзелешен үстерүнең нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International