2016 елның 30 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Радиоприбор» АҖ 75 ел тулуга багышланган тантаналы чара барышында хезмәт коллективын предприятиенең юбилее белән котлады.
Тантаналы чарада җыелганнарга мөрәҗәгать итеп Алберт Кәримов предприятиенең Россиядә якын навигация һәм утырту радиотехник системалары һәм дәүләт танып белү авиация борт җиһазлары җитештерүче иң эре завод булуын ассызыклады. "Радиоприбор" АҖ җитештергән эшләнмәләр Россиядә җитештерелә торган барлык самолет һәм вертолет төрләренә дә куела. "Радиоприбор" АҖ системалары һәм комплекслары дөньяның күп кенә илләрендә эксплуатацияләнә.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, "бүгенге гади булмаган икътисади шартларда предприятие үзенең компетенциясен һәм югары квалификацияле кадрларын гына саклап калу түгел, эчке һәм тышкы базарларда үз позициясен ныгыта алды". "Радиоприбор" АҖ 2010-2015 елларга предприятиене модернизацияләүне үстерү һәм техник яктан яңадан җиһазландыру программасын тормышка ашыру кысаларында 6 төр яңа буын авиация радиоэлектрон аппаратурасы үзләштерелгән. Предприятие тарафыннан продукция җитештерү күләменең үсеше 2,7 тапкыр арттырылган. Бу тенденция 2016 елда да саклана.
Алберт Кәримов предприятиенең хезмәт коллективына һәм җитәкчелегенә һөнәри уңышлар һәм яңа хезмәт казанышлары теләде.
Аннан соң ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе заводның лаеклы эшчеләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.