«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышы

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 29 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышында катнашты.   

Утырыш барышында катнашучылар «Карпов Концерны» ҖЧҖ үсешенең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар, Татарстан Республикасы  нанотехнологияләр Үзәгенең төп проектларын карадылар, РФА КазФҮнең Арбузов ис. органик һәм физик химия Институтының һәм «Мәскәү материаллар белеме һәм эффектив технологияләр институты» ААҖ эшләнмәләре белән таныштылар.

«Карпов Концерны» ҖЧҖ җитәкчелеге мәгълүматларына караганда 2015 елда товар продукцияләренең күләме 1,22 млрд сум тәшкил иткән, җитештерү индексы 100,5%. Концернның алга таба үсеш программасы булган җитештерүне  реконструкцияләү һәм яңа егәрлекләр булдыруны күз алдында тота. Концернның төп юнәлеше – органик булмаган химия. 2021 елга җитештерүгә 9,5 млрд сум акча инвестицияләү ниятләнә. Доклад сөйләүче Концернның алга таба үсеш планнары турында, яңа төр продукцияләр чыгару, төп кулланучы «Түбән Кама нефтехим» булган КДИ катализаторлары номенклатурасын киңәйтү турында мәгълүмат бирде.

«Технологияләр трансферы үзәге» ҖЧҖ җитәкчелеге серодан бетон эшләнмәләр, нефть скважиналарын нанореагент эшкәртү, сонохимик комплекс, лопосомаль формада био кушылмалар җитештерү проектлары турында сөйләде.

«Мәскәү материаллар белеме һәм нәтиҗәле технологияләр институты» ААҖ җитәкчелеге «ИМЭТСТРОЙ» төзелеш-транспорт системасын – автомобиль юлларын салуның яңа технологик нигезен тәкъдир итте. Технология автомобиль юлларын үзара корыч канатлар белән тарттырылган тимер-бетон плитәләр нигезендә төзүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International