Регионнарның социаль үсеш программаларының А.П. Починок исемендәге бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча "Татарстанның киләчәк колледжы" проекты премиягә лаек булды.
“Татарстанның киләчәк Колледжы" проекты ЧТПЗ Төркеме һәм Татарстан Республикасы белән берлектә тормышка ашырыла, ул конкурсның "Социаль өлкәдә дәүләт-шәхси партнерлык үсеше" номинациясендә җиңүче дип табылды. Проект "Алнас" тәэмин итүгә һәм регионның башка машина төзелеше предприятиеләрен профессиональ эш һөнәрләре кадрлары белән тәэмин итүгә юнәтелгән.
Бүләкләү тантанасы агымдагы елның 1 октябрь көннендә "Сочи-2016" Халыкара инвестицион форум кысаларында “Ника” статуэткасы һәм диплом Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка РФ Хөкүмәте Рәисе Ольга Голодец тарафыннан тапшырылды.
Быел "Татарстанның киләчәк колледжы" студентларның беренче чыгарылышы булды. Хәзерге вакытта колледжда 210 студент укый. Колледжда дуаль мәгариф системасы эшли: уку вакытының 40% теория, 60% практика тәшкил итә.