ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 24 ноябрендә Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегендә Чехия эшлекле даирә вәкилләре өчен Татарстанның сәнәгый, инвестиция һәм туристлык потенциалын тәкъдир итү булды.

Чарада Россия Федерациясендә Чехия Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Владимир Ремек, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов, Татарстан предприятиеләре вәкилләре һәм Чехиянең 24 компаниясе катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның презентациядә катнашучыларга һәм аны оештыручыларга сәламләү хатын укыды. 

2016 елның 24 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар Советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында 2016 елның 9 аенда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды. «Татнефть» компаниясе тарафыннан табылган гомуми нефть күләме (ярдәмче җәмгыятьләрне исәпкә алмаганда) 20 млн. 851 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 4,9 процентка күбрәк. 328 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 422 басым ясау скважинасы эксплуатациягә кертелгән. Юлдаш нефть газын җыю күләме 700 млн. куб. метр тәшкил итә, бу 2015 елның шул ук чорына караганда  4,8 процентка артыграк. Төяп озатылган продукцияне реализацияләүдән брутто-табыш 2016 елның 9 аенда 427 млрд. сум тәшкил иткән.  

2016 елның 24 ноябрендә ТР  сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәүдә челтәрләрен яшелчә продукциясе белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә  ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында республика халкын сыйфатлы яшелчә продукциясе белән тәэмин итү мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы продукциясе тәэмин итеп торучыларның компанияләрнең сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләрен карадылар. 

2016 елның 24 ноябрендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган III Бөтенроссия җиңел сәнәгать Форумы ачылды. Форум эшендә министрлык һәм ведомство вәкилләре, һөнәри һәм иҗтимагый оешмалар, финанс һәм банк структуралары, әйдәп баручы тармак предприятиеләре, аналитиклар һәм тармак экспертлары катнашты. Татарстан республикасыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, "Спартак" Аяк киеме фабрикасы” ААҖ, "Карлен" ҖЧҖ һ. б. Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты.


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 23 ноябрендә Мәскәүдә ENES-2016 Халыкара форумы кысаларында “МедиаТЭК” региональ администрация һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат үзәге, массакүләм мәгълүмат чаралары бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

“МедиаТЭК” конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җитәкчелеге   регионда ягулык-энергетика комплексын үстерү буенча иҗтимагый чараларда  актив катнашулары өчен "Шәхси игътибар" номинациясендә Татарстан беренче урынны яулады. Бүләк ТР Премьер – министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримовка тапшырылды.

Әйтеп үтәргә кирәк, “МедиаТЭК” конкурсының "Иң яхшы төбәк форумы", "Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау", "Заманча җитештерү һәм ягулык-энергетика комплексын үстерү" номинацияләрендә Татарстан Республикасы икенче урынны алды.

2016 елның 23 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков башлыгында ENES-2016 халыкара Форумы эшендә катнаша.

Татарстан Республикасы 2013 елдан бирле бердәм күргәзмә экспозициясе белән ENES халыкара Форумында Татарстанның энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге тәҗрибәсен чагылдыра. 2016 елда республика  экспозициясе составында “Татнефть” ГАҖ, “Түбән Кама нефтехим” ГАҖ, “Казаноргсинтез” ГАҖ, “Казан вертолет заводы” ГАҖ, “Генерирующая компания” ААҖ, “ТГК-16” ААҖ, “Сетевая компания” АҖ, “Татэнергосбыт” АҖ, Казан дәүләт энергетика университеты, “Ледел” ҖЧҖ, “РариТЭК” ҖЧҖ катнаша.

ENES-2016 Форумы кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе “Лидер-шәһәрләрнең уртак тырышлыгы белән тотрыклы үсешкә һәм инновацияләргә” темасына пленар утырышта һәм “Энергия нәтиҗәлелеге 2.0. Йөкләнеш” панель дискуссиясендә һәм башка программалы чараларда катнашачак.


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 23 ноябрендә ТР Премьер – министры Илдар Халиков башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе 23-25 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак ENES-2016 Халыкара Форумында катнашачак.

Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы  министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Энергияне саклау технологияләре Үзәге, ТР ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре, Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре бар.

ENES Халыкара Форумы Россия энергетика министрлыгы һәм Мәскәү шәһәре Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. ENES Форумында федераль хакимият органнары, РФ субъектлары дәүләт хакимият органнары, Россия һәм чит ил предприятие һәм оешма вәкилләре катнаша. 

2016 елның 22 ноябрендә «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» Россия-Алман уртак предприятиесе мәйданчыгында 10 меңенче "Мерседес-Бенц" автомобиле җыелган.

2008 елда Daimler AG алман концернының “КАМАЗ” акционерлары составына керүе ике автоҗитештерүченең яңа үзара файдалы стратегик партнерлыкның башлангычы булды. 2009 елда "КАМАЗ" һәм Daimler AG Mercedes-Benz авыр йөк автомобильләрен җитештерү һәм сату буенча "Мерседес-Бенц Тракс Восток" уртак предприятиесен булдыру турындагы килешүгә кул куйдылар (соңыннан "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" дип исемләнде). 


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән булып узган очрашуында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Олег Кожемякога быел сентябрь аенда Татарстан делегациясенең Сахалин өлкәсенә визитын югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде. Шул вакыттагы визит кысаларында  Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында 2016-2018 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. 

2016 елның 21 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының мобилизация эше бүлеге башлыгы Петр Чумаковка Казанда су спорт төрләре дөнья Чемпионатын үткәрүдә керткән зур өлеше һәм нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International