Бу көннәрдә Татарстан Республикасына эш визиты белән Саха Республикасы инвестиция үсеше һәм эшмәкәрлек министры Антон Сафронов җитәкчелегендә Якутия делегациясе килде. Делегация составына Саха (Якутия) Республикасының инвестиция үсеше Агентлыгы хезмәткәрләре, ДАУ "Якутия" Технопаркы" вәкилләре һәм башкалар керде.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән Татарстан Республикасының Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры, ДУП “ТР дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр Агентлыгы, Татарстан Республикасы экспортына ярдәм итү Үзәге, Татарстан Республикасы инвестиция үсеше Агентлыгы вәкилләре катнашында очрашулар узачак.
Саха Республикасы (Якутия) рәсми делегациясе программасында бизнес өчен күп функцияле үзәк (КФҮ), “ИТ-парк” югары технологияләр Технопаркы, "Санлы технологияләр Үзәге" АҖ, Иннополис шәһәре, шулай ук, "Алабуга" МИЗ белән танышу бар.
Эш визиты 2017 елның 20 апреленә кадәр дәвам итәчәк.