18 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама муниципаль районы һәм "Кама аръягы" төбәге эшмәкәрләренең беренче съезды узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Съезды Халык иҗаты йортында узды. Форумны үткәрү урыны очраклы түгел – республика эшмәкәрләренең нәкъ өчтән бер өлеше Түбән Кама һәм Кама аръягы территориясендә хезмәт куя. Республиканың кече һәм урта бизнес әйләнешендәге өлеше якынча 30 процент. Бу кадәр бизнес кешеләренең сөйләшер сүзләре бар.
Форум кысаларында эшмәкәрләр алты төрле секциядә аралашу алып бардылар. аларның темалары төрле тармакка багышланган иде: ИННОКАМ террриториясен үстерүдән алып телекоммуникация индустриясе яңалыкларына кадәр. Проект "FaceToFace" форматында үтте, кулуарларда җанлы аралашу булды. Болар барысы да дустанә мөнәсәбәтләргә генә түгел, ә эшлекле нәтиҗәләргә – яңа бизнес-проектлар, производстволарны киңәйтү һәм гомуми эшмәкәрлек климатын яхшыртуга китерер.