Казанда санитар авиация үсеше перспективалары турында фикер алыштылар

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Россия Вертолетлары" холдингы генераль директоры Андрей Богинский белән очрашу үткәрде. Сөйләшүләрдән соң Андрей Богинский Казан вертолет заводында булды, анда ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучковны каршылады һәм предприятиенең җитештерү егәрлекләре белән таныштырды.

Владимир Пучков Казан вертолет заводының җыю производствосын карап чыкты һәм "Ансат" һәм Ми-38 вертолетларын җыюны тәмамлау цехында булды. Ведомство башлыгы җиңел күпмаксатлы "Ансат" вертолетлары белән аеруча кызыксынды. Предприятиенең очу- сынаулар уздыру комплексында "Ансат" вертолеты характеристикаларын бәяләү өчен очышлар оештырылды.

Очрашуда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очу паркына Ми-38 һәм "Ансат" вертолетларын сатып алу турында гына түгел, ә коткаручыларның Ка-32 тибындагы вертолетларны кайтарту мөмкинлеге турында да сүз барды. Алар Россиядә һәм чит илдә янгын сүндерү, зыян күрүчеләрне коткару, гадәттән тыш хәлләрне юк итү кебек чараларда күптән уңышлы кулланыла. 

"Бездә РФ көч ведомстволары каршында торган төрле бурычларны хәл итә алырлык вертолетларның төрле модельләре бар. Холдинг берничә программаны гамәлгә ашыруда катнашырга әзер. Шул исәптән, бүген без Россиядә санитар авиацияне үстерү хакында фикер алыштык, шулай ук, Россия коткаручыларын ышанычлы һәм сынатмый торган техника белән тәэмин итәргә әзерлегебезне белдердек", - диде "Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Андрей Богинский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International