«Ачык Татарстан» проекты халыкара конкурска тәкъдим ителде

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстан мәгълүмати җәмгыять мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә Бөтендөнья очрашулар (ВВУИО) бүләген алуга халыкара конкурста канашырга гариза җибәрде. Конкурсның финалы 2017 елның 12-16 июнендә  Женевада (Швейцария) узачак. Конкурста республиканың "Ачык Татарстан" проекты “Электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү” номинациясендә тәкъдим ителде.

Халыкара конкурс проектларны һәм эшчәнлек төрләрен бәяләүнең нәтиҗәле механизмын булдыру максаты белән оештырылган, аларда мәгълүмати‐коммуникация технологияләре кулланыла. Оештырылган дәвердән конкурста төрле илләрдән 200 меңнән артык катнашучы теркәлгән.

"Ачык Татарстан" проектының технологик операторы буларак ТР Элемтә министрлыгы гаризасы хәзерге вакытта ачык онлайн-тавыш бирүгә тәкъдим ителгән, тавыш бирү тәмамлануга ул  финал сайлап алу этабына чыгачак.

Һәрбер теләгән кеше Татарстанның ИТ- проектын бәйгенең рәсми сайтында (VOTE тавыш бирү бүлегендә) сылтама буенча 30 апрельгә кадәр хуплый ала. Тавыш бирүдә һәм тавыш бирүне исәпкә алуда катнашу өчен теркәлү процедурасын  узарга кирәк һәм һәр категориядә бер проектка тавыш бирү зарур! Иң мөһиме 7 категориядә нәкъ менә "Ачык Татарстан" проекты өчен тавыш бирергә кирәк («Rendering of state and municipal services in electronic format», Cabinet of Ministers of the Republic of Tatarstan, Russian Federation, зарегистрирован под №1487056517).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International