ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2017 ел
җомга

2017 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев министрлыкта Татарстан Республикасында электр тәэминаты куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Штабның чираттагы утырышын уздырды.

Утырышта «Сетевая компания» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Татэнерго» АҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Газпром межрегионгаз Казань» АҖ, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрылыгы вәкилләре катнашты.

Чара барышында катнашучылар FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы баш энергетигын билгеләү сорауларын һәм башка мәсьәләләрне карадылар.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов бу көннәрдә Красноярск икътисади форумында катнаша. Шулай ук, бүген форумның икенче һәм төп көне.

Красноярск икътисади форумының (КИФ) бүгенге төп вакыйгасы "Россия икътисады: көн тәртибе 2017-2015" пленар утырышы. Утырыш барышында РФ хөкүмәте рәисе урныбасары Аркадий Дворкович, "Стратегик эшләнмәләр үзәге" фонды Советы рәисе Алексей Кудрин, РФ икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Красноярск губернаторы Виктор Толоконский, танылган россия эшкуарлары, икътисадчылар һәм сәясәтчеләре чыгыш ясаячаклар.

Моннан тыш, форумның икенче көне очрашу, фикер алышу һәм әңгәмәләргә бай булачак. Эшлекле программага 20 дән артык түгәрәк өстәл, сессияләр, уртаклашулар кертелгән. КИФ кысаларында 20 дән артык хезмәттәшлек турында килешү имзалау планлаштырыла.

21 апрельдә кич белән Боз сараенда "Хоккей легендалары" хәйрия матчы узачак.

"Россия икътисады: көн тәртибе 2017-2015" Красноярск икътисади форумы РФ Хөкүмәте ярдәме белән 20-22 апрель көннәрендә уза. 


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 31 маенда Казан милли тикшеренү технология университеты нигезендә «НЕОЛАНТ» компанияләре төркеме инициативасы белән «РОССИЯнең КҮПКЫРЛЫ шәһәрләре» форумы кысаларында "КҮПКЫРЛЫ КАЗАН-2017" төбәк сессиясе узачак. Форум гамәлдәге сәнәгать һәм инфраструктура объектлары белән идарә итү һәм яңаларын булдыруның заманча алымнарына багышланган.

"ЯЗ-2017" традицион вузара вакансияләр ярминкәсе Казан шәһәренең югары уку йортлары студентлар һәм чыгарылыш курс белгечләре өчен КНИТУ-КАИ югары уку йортында үтте.

 Чараның максаты: һәр чыгарылыш курс белгеченә  эшкә урнашу мөмкинлеге бирү, студентларга – хезмәт базарындагы вәзгыятьне бәяләргә, предприятие һәм оешмаларның эшчәнлек юнәлешләре белән танышу мөмкинлеге, практика яки стажировка узу өчен урын сайлау мөмкинлеге.  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән үткәрелде.

Ярминә мәйданы төрле регион һәм шәһәрләрдән һәртөрле һөнәри юнәлеш буенча вакансияләр тәкъдим итүче 60 предприятиене туплады.

Ярминкә эшендә "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ, "КАН АВТО" компаниясе төркеме, "Элекон заводы" АҖ, "КАМАЗ" компаниясе, "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ, "Электроприбор" Казан заводы ААҖ, "Казан электротехника заводы" ГАҖ, "Татспиртпром" АҖ, "Швабе-технологик лаборатория" АҖ, Казан вертолет заводы, "КВАРТ", "ЭНИКС" ЯАҖ һәм башкалар катнашты.  

Алабуга Ford Sollers заводы конвейерыннан 50-меңенче Ford Kuga смарт-кроссоверы төште.

Ford Kuga максималь рәвештә Россия юл шартлары өчен җайландырылган. Әйтик, җитештерү стартына автомобиль тестлар һәм сынаулар узды, гомуми файдаланудагы юлларда: шәһәр шартларында, авыл җире юлларында, грунтлы юлларда һәм шосседа йөрде.

Махсус Россия базары өчен яңа Kuga атмосферлы 2,5 л күләмле бензин двигателе белән, шулай ук, EcoBoost гаиләсеннән 1,5 л күләмле, егәрлеге 150 һәм 182 ат көче булган двигатель белән җиһазландырылган. Икесе двигатель дә АИ-92 бензинын куллану өчен сертификацияләнгән.

Яңартылган Ford Kuga автомбилен җитештерү Алабугада Ford Sollers заводында 2016 ел ахырында башланып китте.

Бүген Ford Kuga кроссоверыннан тыш предприятие Ford Explorer, шулай ук,  Ford Transit автомобиленең тулы рәтен чыгара, Ford Transit тулы цикл технологиясе буенча җитештерелә. Алабуга заводында Ford автомобильләрен җитештерү 2012 елда башланып китте, бүгенге көндә җитештерелгән Ford автомобильләренең саны 115 мең данә тәшкил итә.

24 апрель 2017 елның  24 апрелендә А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 21631 проектлы "Град" кече ракета корабы сериясеннән унынчысына нигез салу тантанасы булачак. Проект Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы АҖ тарафыннан эшләнелгән.

Тантаналы чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкилләре, Россия Федерациясе оборона Министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге, "Ак Барс" Холдингы компаниясе АҖ вәкилләре, шулай ук, проектант һәм контрагент оешмалары катнашуы планлаштырылган.

21631 проектлы кече ракета корабы заводта 2010 елдан бирле Россия Хәрби Диңгез Флоты өчен төзелә һәм күп максатлы "елга-диңгез" сыйныфыннан санала, алар заманча артиллерия, ракета, диверсиягә каршы, зенит, радиотехник кораллану белән җиһазландырылган.

Әлеге проектлы корабларның билгеләнеше – дәүләтнең икътисади зонасын саклау һәм яклау.

Хәзерге вакытта шундый проектлы биш кораб Россия Хәрби Диңгез флоты составында хезмәт итә: «Град Свияжск», «Углич», «Великий Устюг», «Зеленый Дол» һәм «Серпухов». 2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы кече ракета корабы дип «Зеленый Дол» табылган һәм бүләккә лаек булган.

А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тагын 4 данә шундый проектлы кораб төзелеше бара.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин KITZ япон компаниясе президенты Ясуюки Хотта белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанстат мәгълүматы буенча 2017 елның гыйнвар-март айларында республика предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән товарларның  һәм башкарылган хезмәтләрнең суммасы гамәлдәге бәяләр белән 519 070,5 млн. сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы 2017 елның мартында 2016 елның марты белән чагыштырганда 105,1 процент, 2017 елның  гыйнвар-март айларында 2016 елның гыйнвар-март айлары дәрәҗәсенә карата– 104,7%  тәшкил иткән.

Әйтик, бу көннәрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе рәсми эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде. Гадәттәгечә, республика башлыгын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөри.

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов "Милләтнең сәламәтлеге – Россиянең чәчәк ату нигезе" XI Бөтенроссия форумы кысаларында инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен продукция җитештерүне киңәйтү сораулары буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International