Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында хөкүмәт дәрәҗәсендә беренче элемтәләр 1996 елга барып тоташа, ул вакытларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев эш визиты белән илдә булып кайта, аның Ислам Республикасының Премьер-министры һәм Парламент рәисе белән очрашуы нәтиҗәсендә ТР Хөкүмәте һәм Иран Ислам Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә хезмәттәшлеге турында Меморандум имзалана. Бер елдан соң Иран Ислам Республикасы Парламенты Рәисе Натек Нури җитәкчелегендәге делегация Казанга эш визиты белән килә. Әлеге визит безнең республиканың иран партнерлары белән ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә башлангыч була.
Алга таба Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы үзара хезмәттәшлеге бик күп төрле икътисади килешүләрне үз эченә алган. 2007 елның декабрендә Татарстан башкаласында Иран Ислам Республикасы генераль консуллыгы ачылган.
Бүгенге көндә Россия белән Иран арасында мөнәсәбәтләр актив рәвештә үсә, сәяси диалог алып барыла. Сәүдә мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен билгеле адымнар ясала.
Әйтик, бу көннәрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе рәсми эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде. Гадәттәгечә, республика башлыгын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөри.
Бүген Иран башкаласында Татарстан Республикасы делегациясе эшлекле форумда катнашты, анда катнашучылар сәүдә-икътисадый өлкәдә татарстан-иран хезмәттәшлегенең өстенлекле үсеш юллары хакында фикер алыштылар. Алга таба ил җитәкчелеге вәкилләре белән рәсми очрашулар узды, аерым алганда, Иранның Беренче вице-президенты Исһак Җиһангир, мәгълүмати-коммуникация технологияләре министры, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран Даими комиссиясенең рәистәше Мәхмүд Ваези белән очрашулар үтте.
Эшлекле форум алдыннан Иран Ислам Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча Иран-Татарстан уртак эшче төркеменең беренче утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкли.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда Алберт Кәримов Иран һәм Татарстан Республикасы арасында элемтәләр ныгуын билгеләп үтте. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, үткәрелә торган чаралар үзара кызыксынуны, алга таба хезмәттәшлекне үстерүне һәм ныгытуны раслый, ике яклы иран-татарстан дуслыгының исбаты булып тора һәм иран-россия хезмәттәшлеген алга таба ныгытуга юнәлдерелә. Моннан тыш, визит барышында Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Харәсән-Ризави провинциясе арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую планлаштырылган.
20 апрельдә ТР делегациясе Мешхед шәһәрендә булачак, анда Харәсән-Ризави провинциясе губернаторы Али Риза Рашидиян һәм «Астан Кудс Резави» фонды рәисе Сәед Ибраһим Рәиси белән очрашу узачак.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы рәсми делегациясе программасында Фирдәүси исемендәге Мешхед университеты, Имам Риза архитектура комплексы, шулай ук, Мешхед Сәүдә-сәнәгать палатасында булу планлаштырылган, анда Харәсән-Ризави провинциясе бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу булыр дип көтелә.