Агымдагы елның 31 маенда Казан милли тикшеренү технология университеты нигезендә «НЕОЛАНТ» компанияләре төркеме инициативасы белән «РОССИЯнең КҮПКЫРЛЫ шәһәрләре» форумы кысаларында "КҮПКЫРЛЫ КАЗАН-2017" төбәк сессиясе узачак. Форум гамәлдәге сәнәгать һәм инфраструктура объектлары белән идарә итү һәм яңаларын булдыруның заманча алымнарына багышланган.
«РОССИЯнең КҮПКЫРЛЫ шәһәрләре» форумы сәнәгать һәм инфраструктура объектларын һәм территорияләрен мәгълүмати модельләштерү методологиясен һәм инструментларын популярлаштыруга чакырылган.
Мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллануга күчү яңа җитештерүләрне эшләтеп җибәрүне һәм инвестиция проектларының үзләрен аклавын, гамәлдәге активларның икътисадый нәтиҗәлелеген күтәрүне күздә тота.
Региональ сессиядә катнашырга чакырылалар:
Капиталь төзелеш һәм реконструкция, җитештерү/эксплуатацияләү өлкәсендә, система оештыручы тармакларда проектлау - атом, нефть һәм газ, нефть химиясе, җылылык һәм гидроэнергетика, химия/минераль ашламалар, металлургия, файдалы казылмалар чыгару, фармацевтика, целлюлоз-кәгазь, электроника, оборона-сәнәгать комплексы, сәнәгый һәм гражданнар төзелеше җитәкчеләре һәм белгечләре
Дәүләт һәм муниципаль хакимият дәрәҗәсендә архитектура, шәһәр төзелеше һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бурычларын гамәлгә ашыручы җитәкчеләр һәм белгечләр.
Тармак өчен кадрлар әзерләүче уку йортлары.
Форумның технологик партнерлары мәгълүмати модельләштерү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче һәм чишелешләр эшләүче әйдәп баручы халыкара һәм россия компанияләре чыгыш ясый: Autodesk, Bentley Systems, IBCON, Intergraph, ПМСОФТ компанияләре төркеме, Конкуратор.