Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин KITZ япон компаниясе президенты Ясуюки Хотта белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
KITZ Corporation япон компаниясе үзенең эшен 1951 елда сыекчалар контроле системасы өчен арматура җитештерүче буларак башлап җибәрә. KITZ Corporation төп продукциясе – ышанычлы капкачлар, борылыш терәткечләре, түгәрәк краннар. Компания 60 еллык тарихы эчендә үсеп, дөньядагы алдынгы сәнәгый торбаүткәргеч арматура җитештерүчеләрнең берсенә әверелә.
Кунакларны сәламләп, Алексей Песошин әлеге визит республиканың япон компаниясе белән уңышлы һәм озак вакытлы хезмәттәшлегенә яңа этәргеч булыр дигән өметен белдерде.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры кыскача Татарстан икътисады һәм иң перспективалы тармаклар турында сөйләде. Ул шулай ук, Татарстанның инвестицияләрне җәлеп итүдә илнең өстенлекле регионнарыннан булуын әйтеп үтте.
Үз чиратында, Ясуюки Хотта әфәнде үзенең Россиягә һәм аның регионнарына беренче сәфәре булуын һәм күргәннәрдән хәйран калуын хәбәр итте.
Алга таба катнашучылар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.