Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов "Милләтнең сәламәтлеге – Россиянең чәчәк ату нигезе" XI Бөтенроссия форумы кысаларында инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен продукция җитештерүне киңәйтү сораулары буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты.
Утырыш барышында очрашуда катнашучылар 2025 елга кадәр реабилитация юнәлешендәге сәнәгать продукциясен җитештерүне үстерү Стратегиясен (Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советта кабул ителде), шулай ук, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең инвалидлар хокуклары турында Конвенциянең йөкләмәләре үтәлешен карадылар.
Эш төркеме составына федераль һәм төбәк хакимияте вәкилләре, реабилитация индустриясе өлкәсендә эшләүче ассоциацияләр, экспертлар, гомумроссия инвалидлар оешмалары хезмәткәрләре керде.