Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында автомобильләрнең ягулык бакларын җитештерү өчен югары тыгызлыклы түбән басымлы полиэтилен локальләштерү мәсьәләсенә багышланган (HDPE) Полимер көне узды.
Чарада полимерлар җитештерүчеләр "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ, "Казаноргсинтез" ҖАҖ, автокомпонентлар җитештерүче "ДИПО" ҖЧҖ, "ЯПП Рус Автомобиль системасы, шулай ук, алдынгы авто җитештерүчеләр "КАМАЗ" ҖАҖ, Альянс Автоваз-Рено-Ниссан, "Форд Соллерс" Уртак Предприятиесе, "УАЗ" ҖЧҖ, "ГАЗ" Төркеме.
Бүгенге көндә автокомпонентларны локальләштерү дәрәҗәсе 77% җиткән. Локальләштерелмәгән материалларның дәрәҗәсе 23% тәшкил иткән, шул исәптән, мөһим позицияләрнең берсе булып автомобильләрнең ягулык бакларын җитештерүдә кулланыла торган HDPE полиэтилены тора.
Үзенең чыгышында "Форд Соллерс" Уртак Предприятиесенең беренче вице-президенты, башкарма директоры Адел Ширинов "Казаноргсинтез" маркалары нигезендә ягулык баклары өчен материалларны локальләштерү мәсьәләсендә көчләрне берләштерү кирәклеген ассызыклады. Үз чиратында, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов әлеге проектларны тормышка ашыруда дәүләт ярдәме мөһимлеген билгеләп үтте.
Шулай ук, чара кысаларында автосәнәгать вәкилләре компанияләренең стратегияләре турында сөйләделәр, башкарылган эшләре һәм полимерларны локальләштерү буенча алдагы планнары белән уртаклаштылар.
Очрашу ахырында чарада катнашучылар әлеге маркалы полиэтиленны локальләштерү буенча гамәли эшләрне оештыру максаты белән эшче төркем төзү турында карар кабул иттеләр.