2017 елның 25 апрелендә "Казанкомпрессормаш" ААҖ территориясендә яшьләр Аллеясын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, шәһәр һәм республика хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар "Казанкомпрессормаш" ААҖ җитәкчеләре һәм яшь белгечләре белән бергә аллеяда 5 чыршы һәм 25 нарат утырттылар, шулай ук, заводның җитештерү комплексында һәм музеенда булдылар, предприятиенең яшьләр Советы әгъзалары белән очраштылар.
2006 елда завод территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов катнашында ветераннар Скверы ачылган иде, әлеге чара исә экология елы кысаларында үтте.