ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин «Төрек Республикасына карата булган  махсус икътисади чараларны гамәлдән чыгару турында»гы Указга кул куйды. Бу хакта Кремль сайтындагы хәбәрдә сөйләнелә.

Хосусан, Президентның 2015 елның 28 ноябрендәге «Россия Федерациясенең милли куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары һәм Россия Федерациясе гражданнарын җинаятьтән һәм башка хокукка каршы баручы гамәлләрдән саклау һәм Төрек Республикасына кагылучы махсус икътисади чараларны куллану турындагы» указына үзгәрешләр кертелә. Төрек оешмалары өчен хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән исемлек нигезендә, кайбер эш төрләрен башкару рөхсәт ителәчәк һәм чикләүләр алыначак. Шулай ук 2016 елның 1 гыйнварында кабул ителгән төрек эшчеләрен эшкә чакырмау турындагы тыю гамәлдән чыгарыла.

Өлешчә, Россия һәм Төркия гражданнары өчен визасыз йөрү турындагы 2010 елда кабул ителгән килешү яңадан гамәлгә керде. Владимир Путин төрек самолетлары экипажлары әгъзаларына яисә хезмәт паспортларына ия булган һәм Россиягә кыска вакытлы командировкаларга җибәрелүче Төркия гражданнарына, шулай ук «Төркия Республикасы тарафыннан кара-каршы дуслык нигезендә, гамәлдәге хезмәт паспортына ия булган Россия Федерациясе гражданнарына карата шундый ук чараларны кабул иткән шартларда» аларның гаилә әгъзаларына визасыз йөрү тәртибен кертү турында боерык бирде.

Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык  эшләрен башкарганда тотылган чыгымнар өлешен каплауда Россия оешмаларына федераль бюджеттан акчалата ярдәм тәкъдим күрсәтү өчен оешмалар сайлауны тәэмин итү максатыннан Технологик юнәлешләр исемлеген төзү өчен тәкъдимнәр җыюны игълан итә. Әлеге оешмалар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1312 нче номерлы карарында расланган Кагыйдәләр нигезендә комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыру кысаларында эшләргә тиешләр.

Тәкъдимнәр теркәлгән форма нигезендә 2017 елның 30 июненә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:

109074, Мәскәү шәһәре, Китайгород тыкрыгы, 7 йорт, Стратегик үсеш һәм проектлы идарә итү департаменты.

E-mail: ksenofontov@minprom.gov.ru; sobolevskiy@minprom.gov.ru.

Җаваплы хезмәткәрләр:

Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05;

Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69;

2017 елның 30 июненнән соң килгән тәкъдимнәр каралмаячаклар.

Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык  эшләренә акчалата ярдәм күрсәтү өчен конкурс уздыру максатыннан Технологик юнәлешләр исемлеген төзү өчен тәкъдимнәр бирү формасы

 «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте «Россиянең 100 иң яхшы оешмасы. Экология һәм экология менеджменты» конкурсы лауреатлары исемлегенә керде

Предприятие конкурсның дипломы һәм алтын медале белән бүләкләнде, ширкәтнең генераль директоры Леонид Алехин табигатьне рациональ рәвештә куллану өлкәсендәге казанышлары өчен «Ел экологы – 2017» мактаулы билгесенә лаек булды.

Тантаналы бүләкләү церемониясе Санкт-Петербургта XI Бөтенроссия «Экология һәм җитештерү. Әйләнә-тирәдәге мохитны саклауда икътисади механизмнарны үстерү перспективалары» конференциясе кысаларында узды. Әлеге чара Аграр - азык-төлек сәясәте һәм табигатьне куллану федерациясе советы комитеты; Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, табигатьне куллану һәм экология комитеты; Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты; Тигезлектә сакланучы әйләнә-тирә мохит өчен көрәшүче Халыкара «Глобе-Интернешнл» парламент әгъзалары оешмасы; Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы;  Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы; Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге; Халыкара сыйфат һәм маркетинг академиясе ярдәмендә үткәрелә.

«Россиянең 100 иң яхшы оешмасы. Экология и экология менеджменты» конкурсы дипломы – экология өлкәсендә иң абруйлы бүләк. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте 2017 елда Россиядә игълан ителгән Экология елында әлеге хөрмәткә лаек булды. «Татнефть» ширкәтенең стратегик проекты өчен әлеге конкурста җиңү әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә һәм җитештерүдә экологик иминлекне тәэмин итүдә югары бәягә ирешүнең дәлиле булып тора.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Сингапур Республикасының Сәүдә һәм сәнәгать Дәүләт министры, Сингапур Республикасының Милли үсеш Дәүләт министры Ко По Кун җитәкчелегендә Сингапур Республикасы вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Сингапур Республикасы  ягыннан Сингапур Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы хокуклы вәкиле Лим Кхенг Хуа, International Enterprise Singapore ширкәтенең Россиядәге һәм Бәйсез дәүләтләр берлегендәге директоры Рахид Наргунд, Сингапур Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының үсеп килүче базарлар идарәсе директоры Вонг Тон Джон һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасын очрашуда Татарстан Республкасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, «М.П. Симонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы» фәнни-җитештерү берләшмәсе акционерлык җәмгыяте генераль директорының дәүләт оешмалары белән эшләү буенча ярдәмчесе Ильяс Акулов, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының хезмәткәрләре тәкъдим итте.

Булып узган очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалына тәкъдир ясады. Ул республиканың әйдәп баручы нефть-газ һәм машина төзүче комплексы предприятиеләрен («Татнефть» һәм «ТАИФ» гавәми акционерлык җәмгыятләре, «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыяте, «Форд Соллерс» уртак предприятиесе, «Казан вертолет заводы», «С.П. Горбунов исемендәге Казан авияция заводы - «Туполев, Зеленодольск суднолар төзү заводы, «ЕЛАЗ» гавәми акционерлык җәмгыяте филиалы, «КМПО», «Казанькомпрессормаш» гавәми акционерлык җәмгыятләре һәм башкалар) һәм алар гамәлгә ашыра торган инвестиция проектларын тәкъдим итте.

Моннан тыш, индустриаль парклар һәм үзенә бер төрле икътисади зоналар турында сөйләделәр. Кунаклар Татастан җирлегендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыручы чит ил компанияләренең уңышка ирешү тарихы белән  таныштылар. Шулай ук яклар үзара файдалы хезмәттәшлек механизмнары һәм перспективалары турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, әлеге чара кысаларында Ильяс Акулов кунакларга җентекләп «М.П. Симонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы» фәнни-җитештерү берләшмәсе акционерлык җәмгыяте турында сөйләде, пилотсыз очу аппаратын тәкъдир итте.

Очрашуның нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов кунакларны 2017 елның 6-8 сентябрендә Казан шәһәрендә узачак 24 нче Халыкара махсуслаштырылган «Нефть,Газ.Нефтехимия» күргәзмәсендә катнашырга чакырды, шулай ук 2017 елның 6-8 декабрьләрендә узачак 17 нче Халыкара махсуслаштырылган «Машиналар төзү. Металл эшкәртү. Казань» күргәзмәсенә чакырды.

Исегезгә төшерәбез, кичә Сингапур Республикасы вәкилләре Татарстанга килү кысаларында «Иннополис» махсус икътисади зонасында булдылар. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачаклар.


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Бүген "Татэнергосбыт" АҖ идарәсендә "Татэнерго" ИК генераль директоры Илдар Халиков рәислегендә директорлар Советы утырышы узды.

Утырыш "Татэнергосбыт" АҖ 2017 елның 1 кварталында эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырудан башланып китте. Шул исәптән, керем һәм чыгым бюджеты үтәлеше, дебитор һәм кредитор бурычларның торышы, чиста табышны файдалану сораулары да каралды.

Аннары директорлар Советы "Татэнергосбыт" АҖ 2017 елга тәкъдим ителгән капитал салулар программасын раслады, компаниянең проект эшчәнлеге белән танышты.

"КАМАЗ" ның кече предприятиесе «НЕФАЗ» ҖАҖ җитештерелгән беренче троллейбус Башкортстанда Уфада презентацияләнде.

Яңа троллейбус "НЕФАЗ" һәм Уфа трамвай-троллейбус заводының уртак проекты.

Троллейбус заманча, иң ышанычлы һәм уңайлы җиһазлар белән җиһазландырылган. Цинкланган һәм ныклы кузовлы, салоны һәм йөртүче кабинасы җылыту элементлары белән җиһазландырылган. Руле гидроусилительле.

Пассажир сыешлылыгы 112 кеше тәшкил итә, утыру өчен – 26 урын.

Яңа троллейбусның беренче экземплярын булдыру һәм эшләүдә партнерлар белән берлектә "НЕФАЗ" белгечләре җиде ай хезмәт иттеләр.

80 берәмлек техникага инде заказ бар. Нигездә, яңа троллейбусслар белән Үзәк Россия төбәкләре кызыксына. Уфа маршрутларында яңа троллейбус сертификацияләүне узганнан соң пәйда булачак. Башкортстан башкаласы халкы яңа техниканың эшен август аенда бәяли алыр дип планлаштырыла.

Алабугада Ford Sollers заводы конвейерыннан 15 меңенче Ford Explorer автомобиле төште. АКШ дистә еллар дәвамында иң популяр булып кала алган Ford Explorer Россиядә дә киң популярлык яулады.

Ford Explorer автомобиленең юбилей чыгарылышы буларак автомобиль Limited Plus комплектацияле, Frozen White төсендә, V6 Cyclone күләме 3,5 л тәшкил иткән (249 л. с.) двигателе белән җиһазландырылган һәм 6 баскычлы АКПП автомобиле чыгыш ясады. Ford Explorer әлеге комплектациясе машина йөртүчегә ярдәм итү системалары комплексы белән җиһазландырылган.

Легендар төрле юлларда йөри алырлык машина салонына 7 кеше утыра ала, өстәвенә, утыргычларның өченче рәте автомобильнең төп җиһазлау базасына кергән. Ford Sollers заводының R&D фәнни-техник үзәге тырышлыгы белән америка автомобиле конструкциясенә Россия юлларында авмомобильне куллану уңайлы булсын өчен бик күп үзгәрешләр кертелгән.

Ford Explorer автомобиле өчен тәкъдим ителгән ике көчле агрегат та 92 бензинны куллануга җайлаштырылган. Кузгалып китәр алдыннан салонны җылыту яисә суыту өчен двигательне дистанцион эшләтеп җибәрү мөмкинлеге каралган.

Автомобильнең куркынычсызлыгы стандарт функцияләре җыелмасына иминлек мендәрләренең тулы комплекты керә, шул исәптән утыргычларның барлык рәтләре, борылышларда авырлык контроле электрон системасы, юнәлеш тотрыклылыгы, тауга күтәрелгәндә кузгалып китү ярдәме.

 

Без социаль челтәрдә:

25-26 майда Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы делегациясе "ПОЗИС" АҖ, "КМИЗ" АҖ, "КАМАЗ" ҖАҖ булды. Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәтелгән проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, предприятиеләрнең үсешенә багышланган очрашу һәм киңәшмәләр узды.

2015 елдан бирле "ПОЗИС" һәм "КМИЗ" хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча республика программасында актив катнаша. Әлеге предприятиеләрдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә сакчыл җитештерү методикасын кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә юнәтелгән чаралар гамәлгә ашырыла. Предприятиеләрдә әлеге сораулар буенча даими эшләүче эш төркеме булдырылган, предприятиенең хезмәт җитештерүчәнлек арттыру программасы булдырылган һәм уңышлы гына тормышка ашырыла.

"КАМАЗ"да "2015-2020 елларга ТР предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" дәүләт программасы тәҗрибәсен өйрәнү буенча киңәшмә узды. Үзләренең фикерләре белән бу юнәлештә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары А. Ш. Хөсәенов һәм Үзәк директоры Е. В. Мартынов, "КМИЗ" АҖ директоры урынбасары Р. А. Федотов уртаклаштылар.

Киңәшмә ахырында кунаклар "КАММИНЗ КАМА" һәм "ЦФ КАМА", "КАМАЗ" процесслар фабрикасында, шулай ук, "КАМАЗ" автомобиль заводының баш җыю конвейеры эшен күрделәр.


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Түбән вольтлы җиһазларны реконструкцияләү эшләре Чирмешән һәм Лениногорск районнары торак пунктларында узачак. Авыл торак пунктларында бүлеп бирү челтәрләрен модернизацияләү концепциясе компания җитәкчелеге карары буенча кабул ителде. Бөгелмә электр челтәре баш инженеры Фәрит Закиров билгеләп үткәнчә, озак сроклы программа электр челтәре инфраструктурасын инновация технологияләрен һәм заманча җиһазлар кулланып тамырдан яңартуга юнәлдерелгән.

Ремонт сезоны күптән түгел генә башлануга карамастан, Түбән Чыгадай торак пунктында электр линияләрен реконструкцияләү эшләре тәмамланды диярлек. 200гә якын кеше яшәгән бу зур булмаган авыл (башлангыч мәктәп, фельдшер-амбулатор пункты бар) урнашкан Чирмешән район үзәгеннән берничә километр ераклыкта гына урнашкан. Электр үткәргеч линиясе узган гасырның 60-нчы елларында төзелгән. Агач баганалар шушы еллар эчендә сизелерлек таушалган, кайберләре бер якка ауган, ягъни конструкцияләр бетон ярдәмендә көчәйтелгән. Шундый ук электр челтәре җиһазларын модернизацияләү Утыз Имән авылында да үткәрелде.

2017 елның 5-10 июнендә өченче тапкыр  дәүләт һәм бизнес вәкилләре катнашында Россия Ритейлы 2017 масштаблы тармак чарасы узачак.  Чарада ваклап сату өлкәсе үсешенә кагылышлы төп юнәлешләр формалаша, тармакның проблемалары хәл ителә.

Ритейл Атналыгы 2017 елның 5 июнендә Кибератна белән старт алачак, алдынгы онлайн-ритейлерлар куллану продукциясен бөтенроссия арзанлатып сату чарасында катнашачак.

6 – 8 июньдә халыкара сәүдә Үзәгендә узачак форумда катнашучыларны киң эшлекле программа көтә. Форумда федераль һәм региональ сәүдә челтәре оешмалары җитәкчеләре, урта һәм кече бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, Россия Хөкүмәте вәкилләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, төбәк хакимият органнары җитәкчеләре катнашачак.

Retail's World күргәзмәсе заманча ритейл дөньясын тасвирлый, аның казанышларын һәм технологияләрен демонстрацияли. 7 июньдә Retail Awards тармак конкурсына йомгак ясалачак.

Өстәмә мәгълүмат һәм программа белән рәсми сайтта танышырга була:

 www.retailweek.ru.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International