«Нижнекамсктехуглерод» акционерларының җыелышы булып узды

2017 елның 26 мае, җомга

«Татнефть»  ширкәтенең нефть-химия комплексына керүче «Нижнекамск-техуглерод» акционерлык җәмгыятендә акционерларның гомуми җыелышы булып узды. Җыелыш барышында еллык хисап һәм 2016 елның еллык бухгалтерлык исәп-хисабы расланды.

«НКТУ» акционерлык җәмгыяте 14 төрле техник күмер эшләп чыгара һәм Омск Карбон Групп, «Ярославский технический углерод» ачык акционерлык җәмгыяте кебек җитештерү берләшмәләре белән беррәттән бара. 2016 елда 118 мең тонн продукция җитештерелгән һәм сатылган (шуларның 85 мең тоннасы Россиядә, 33 мең тоннан артыгы чит илләргә сатыла). Түбән Каманың югары сыйфатлы техуглероды турында яхшы беләләр һәм аны 19 ил сатып ала. Алар арасында иң әһәмиятлеләре Төркия, Польша, Швейцария, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре.

Оешмада җитештерүне яңарту, технологик җиһазларны яңадан тергезү һәм яңадан коралландыру буенча эш алып барыла. Җитештерү куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре завод җитәкчелегенең даими күзәтүе даирәсендә тора.

Җыелыш барышында яңа Директорлар советы сайланды.

Җәмгыятьнең тышкы аудиторы итеп «БФ-Аудит» акционерлык җәмгыяте аудиторлык ширкәте сайланды.

Җыелыш барышында Җәмгыять Уставының яңа редакциясе кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International