25 майда Беларусьның Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән бергә "Химград" технополисы һәм "Казаньоргсинтез" гавәми акционерлык җәмгыяте оешмаларының үсеше белән танышты.
"Химград" технополисында булган вакытта кунакка индустриаль парк резидентларының җитештерү мәйданнарын күрсәттеләр. "Химград"ның төп фикере булып резидентларга аренда һәм/яки сатып алу хокукы нигезендә мәйданнар һәм җир кишәрлекләрен тәкъдим итү тора. Резидентларга һөнәри идарә итү компаниясе ярдәм күрсәтә, эш "бер тәрәзә" принцибы буенча оештырылган. Резидентларны үзәкләштерелгән рәвештә чимал белән, шул исәптән аның дефицитлы төрләре белән тәэмин итү оештырылган. Өстәмә хезмәт күрсәтүләр мөмкин, мәсәлән, резидентлар өчен акча җәлеп итү.
Белорусь хөкүмәте Башлыгына, шулай ук, Татарстан биотехнологияләре инжинирингының регионара үзәге эше турында сөйләделәр. Ул 2016 елда "Химград" технополисында ачылды. Үзәктә аграр сектор өчен биотехнологик продуктлар эшләү һәм җитештерү буенча комплекслы инжиниринг мәсьәләләрен хәл итү буенча эш бара. Андрей Кобяков моны киләчәктә бик кирәк булачак юнәлеш дип атады.
Белорусь Премьер-министры шулай ук "Казаньоргсинтез" гавәми акционерлык җәмгыятендә дә булды. "Казаньоргсинтез" гавәми акционерлык җәмгыяте этиленның полимерларын һәм сополимерларын җитештерүче иң эре оешма, Россия Федерациясе химия сәнәгатенең Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдә стратегик әһәмияте булган һәм ТАИФ ширкәтләре төркеменә керүче әйдәп баручы предприятиесе. Моннан тыш, Андрей Кобяков 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен Россиядә төзелгән иң беренче футбол стадионы "Казань Арена" стадионының мөмкинчелекләре белән танышты.