ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан сәнәгать тармагы үсеше перспективалары һәм проблемалары турында сөйләштеләр

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацияләр үсеше һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә Татарстан сәнәгатенең төп тармакларын үстерү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацияләр үсеше һәм эшкуарлык комитеты рәисе Сергей Жигарев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов күчмә утырышны уздыру өчен Татарстан сайлануын һәм икътисадны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен  рәхмәтен белдерде.

Татарстан – Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Бүген республика төяп җибәрелгән продукция күләме буенча илдә 5 урында. Моннан тыш, Татарстан – төп капиталга инвестицияләр кертү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Россиядә өченче урында торган төбәк. Киләчәктә үсеш юнәлешләре Стратегия-2030 билгеләнгән: нефть-газ химиясе, авыл хуҗалыгы һәм автомобильләр төзелеше тармаклары, -дип билгеләп үтте ул.

Татарстан – нефть республикасы. Без 35 млн. тонна нефть чыгарабыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Татарстан предприятиеләре 17 млн. тонна нефть эшкәртә. Ел азагында без 6 млн. тонналык нефть эшкәртү заводын төзеп бетерәчәкбез. Барлыгы якынча 23 млн. тонна нефть эшкәртәчәкбез. Яңа зур проектлардан Рөстәм Миңнеханов аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын ачуны, шулай ук «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә яңа этилен комплексы төзүне билгеләп үтте, соңгысы елына 1,2 млн. тонна этилен җитештерәчәк.

Республиканың тагын бер система барлыкка китерүче тармагы, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы. Татарстан ил буенча сөт җитештерүдә – беренче урында, икенче урында – бәрәңге игү буенча, дүртенчедә – ит җитештерү буенча.

«Агросәнәгать комплексы өчен җитештергән товарын сату базары зур әһәмияткә ия. Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы җитештерүләре үз продукциясен сатудан бик аз керем ала. Шуңа күрә без Казанда эре агросәнәгать паркы төзедек. Барлыгы республикада агросәнәгать паркы булдыру планлаштырыла, җитештерүче үз товарын арадашчылардан башка гына сата алачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Республика сәнәгате структурасында да сизелерлек үзгәрешләр булып узды. 2010 елдан эшкәртү секторы өлеше 62,8%тан 70,9%ка кадәр артты, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Автомобильләр төзелеше темасына күчеп, Татарстан Республикасы Президенты  бу тармактагы ике әйдәүче компанияне – «КАМАЗ» һәм «Форд Соллерс»ны билгеләп үтте. Республикада технопарклар, индустриаль парклар, төрле сәнәгать мәйданчыклары булдыруга җитди игътибар бирелә. 

«Барлык бу проектларны гамәлгә ашыру федераль хакимият органнарының тиешле ярдәменнән башка мөмкин түгел. Үз эшебездә без Дәүләт Думасы  депутатлары ярдәмен һәрвакыт тоябыз», - дип йомгак ясады ул.

Аннан соң Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Ирек Богуславский һәм Әлфия Когогина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International