25 майда «Казан милли тикшеренү технология университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесенең сәләтле балаларга химик тирәнтен белем бирү лицей-интернатын тәмамлаучылар өчен «соңгы» кыңгырау яңгырады. Тантананың сәбәпчеләрен сыйныф җитәкчеләре белән бергә мактаулы кунаклар, ата-аналар, педагоглар, тәрбиячеләр һәм лицей укучылары, узган елда тәмамлаучылар каршы алды.
Әлеге дулкынландыргыч һәм бәйрәм көнендә чыгарылыш сыйныфларын лицей директоры Лилия Ибрашева, Казан милли тикшеренү технология университетының даими белем бирү буенча проректоры, профессор Любовь Овсиенко, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Мәгариф идарәсе башлыгы Раиса Афанасьева, «Йокогава Электрик СНГ» чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыять филиалы директоры Алексей Анохин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә бүлеше башлыгы Андрей Фёдоров котладылар.
Бу көнне лицейда уку елын бишле билгеләренә генә тәмамлаучы 9 һәм 11 сыйныфтагы 13 укучыга алтын медальләр тапшырылды. Җиденче сыйныф укучылары лицейны тәмамлаучыларга көлкеле һәм шаярулы котлаулар әйттеләр. Лицейны тәмамлаучылар укытучыларга, тәрбиячеләргә карата үзләренең рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Аларның һәрберсе исеменә оригиналь җыр башкардылар һәм махсус дипломнар бүләк иттеләр, шулай ук «Ботаниклар» дип аталган заманча бию күрсәттеләр һәм искиткеч вальс биеделәр. 9 сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр һәм гитара белән дулкынландыргыч җыр башкардылар. Укуны тәмамлаучылар сыйныф җитәкчеләренең барсына да төсле комнан бәхет бөтиләре ясаганнар. Салават күперенең җиде төсе мәктәп тормышы турында иң яхшы истәлекләр калдырачак. Ата-аналар лицейның педагоглар коллективына тирән рәхмәтләрен белдерделәр һәм укучыларга җылы теләкләр теләделәр. Соңгы кыңгырау мәктәп тормышының йомгаклау аккорды булып яңгырады. Аны чыңлату хокукына җиденче сыйныф укучысы Азалия Сафия ия булды. Ахырда укуны тәмамлаучылар үзләренең күңелләре түрендәге теләкләрен теләп һавага күгәрченнәр һәм шарлар җибәрделәр. Әлеге шарлар төрле төстәге нокталар булып югарыга омтылдылар һәм тормышның тагын бер сызыгы артта калды.