Сингапур Татарстанда кунакта

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Сингапур Республикасының Сәүдә һәм сәнәгать Дәүләт министры, Сингапур Республикасының Милли үсеш Дәүләт министры Ко По Кун җитәкчелегендә Сингапур Республикасы вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Сингапур Республикасы  ягыннан Сингапур Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы хокуклы вәкиле Лим Кхенг Хуа, International Enterprise Singapore ширкәтенең Россиядәге һәм Бәйсез дәүләтләр берлегендәге директоры Рахид Наргунд, Сингапур Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының үсеп килүче базарлар идарәсе директоры Вонг Тон Джон һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасын очрашуда Татарстан Республкасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, «М.П. Симонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы» фәнни-җитештерү берләшмәсе акционерлык җәмгыяте генераль директорының дәүләт оешмалары белән эшләү буенча ярдәмчесе Ильяс Акулов, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының хезмәткәрләре тәкъдим итте.

Булып узган очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалына тәкъдир ясады. Ул республиканың әйдәп баручы нефть-газ һәм машина төзүче комплексы предприятиеләрен («Татнефть» һәм «ТАИФ» гавәми акционерлык җәмгыятләре, «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыяте, «Форд Соллерс» уртак предприятиесе, «Казан вертолет заводы», «С.П. Горбунов исемендәге Казан авияция заводы - «Туполев, Зеленодольск суднолар төзү заводы, «ЕЛАЗ» гавәми акционерлык җәмгыяте филиалы, «КМПО», «Казанькомпрессормаш» гавәми акционерлык җәмгыятләре һәм башкалар) һәм алар гамәлгә ашыра торган инвестиция проектларын тәкъдим итте.

Моннан тыш, индустриаль парклар һәм үзенә бер төрле икътисади зоналар турында сөйләделәр. Кунаклар Татастан җирлегендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыручы чит ил компанияләренең уңышка ирешү тарихы белән  таныштылар. Шулай ук яклар үзара файдалы хезмәттәшлек механизмнары һәм перспективалары турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, әлеге чара кысаларында Ильяс Акулов кунакларга җентекләп «М.П. Симонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы» фәнни-җитештерү берләшмәсе акционерлык җәмгыяте турында сөйләде, пилотсыз очу аппаратын тәкъдир итте.

Очрашуның нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов кунакларны 2017 елның 6-8 сентябрендә Казан шәһәрендә узачак 24 нче Халыкара махсуслаштырылган «Нефть,Газ.Нефтехимия» күргәзмәсендә катнашырга чакырды, шулай ук 2017 елның 6-8 декабрьләрендә узачак 17 нче Халыкара махсуслаштырылган «Машиналар төзү. Металл эшкәртү. Казань» күргәзмәсенә чакырды.

Исегезгә төшерәбез, кичә Сингапур Республикасы вәкилләре Татарстанга килү кысаларында «Иннополис» махсус икътисади зонасында булдылар. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International