«ТАНЕКО» экологик эшчәнлеге өчен бөтенроссия бүләгенә лаек булды

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

 «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте «Россиянең 100 иң яхшы оешмасы. Экология һәм экология менеджменты» конкурсы лауреатлары исемлегенә керде

Предприятие конкурсның дипломы һәм алтын медале белән бүләкләнде, ширкәтнең генераль директоры Леонид Алехин табигатьне рациональ рәвештә куллану өлкәсендәге казанышлары өчен «Ел экологы – 2017» мактаулы билгесенә лаек булды.

Тантаналы бүләкләү церемониясе Санкт-Петербургта XI Бөтенроссия «Экология һәм җитештерү. Әйләнә-тирәдәге мохитны саклауда икътисади механизмнарны үстерү перспективалары» конференциясе кысаларында узды. Әлеге чара Аграр - азык-төлек сәясәте һәм табигатьне куллану федерациясе советы комитеты; Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, табигатьне куллану һәм экология комитеты; Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты; Тигезлектә сакланучы әйләнә-тирә мохит өчен көрәшүче Халыкара «Глобе-Интернешнл» парламент әгъзалары оешмасы; Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы;  Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы; Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге; Халыкара сыйфат һәм маркетинг академиясе ярдәмендә үткәрелә.

«Россиянең 100 иң яхшы оешмасы. Экология и экология менеджменты» конкурсы дипломы – экология өлкәсендә иң абруйлы бүләк. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте 2017 елда Россиядә игълан ителгән Экология елында әлеге хөрмәткә лаек булды. «Татнефть» ширкәтенең стратегик проекты өчен әлеге конкурста җиңү әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә һәм җитештерүдә экологик иминлекне тәэмин итүдә югары бәягә ирешүнең дәлиле булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International