Россия Федерациясе Президенты төрек ширкәтләренең Россиядә эшләүләренә куелган чикләүләрен гамәлдән чыгарды

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин «Төрек Республикасына карата булган  махсус икътисади чараларны гамәлдән чыгару турында»гы Указга кул куйды. Бу хакта Кремль сайтындагы хәбәрдә сөйләнелә.

Хосусан, Президентның 2015 елның 28 ноябрендәге «Россия Федерациясенең милли куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары һәм Россия Федерациясе гражданнарын җинаятьтән һәм башка хокукка каршы баручы гамәлләрдән саклау һәм Төрек Республикасына кагылучы махсус икътисади чараларны куллану турындагы» указына үзгәрешләр кертелә. Төрек оешмалары өчен хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән исемлек нигезендә, кайбер эш төрләрен башкару рөхсәт ителәчәк һәм чикләүләр алыначак. Шулай ук 2016 елның 1 гыйнварында кабул ителгән төрек эшчеләрен эшкә чакырмау турындагы тыю гамәлдән чыгарыла.

Өлешчә, Россия һәм Төркия гражданнары өчен визасыз йөрү турындагы 2010 елда кабул ителгән килешү яңадан гамәлгә керде. Владимир Путин төрек самолетлары экипажлары әгъзаларына яисә хезмәт паспортларына ия булган һәм Россиягә кыска вакытлы командировкаларга җибәрелүче Төркия гражданнарына, шулай ук «Төркия Республикасы тарафыннан кара-каршы дуслык нигезендә, гамәлдәге хезмәт паспортына ия булган Россия Федерациясе гражданнарына карата шундый ук чараларны кабул иткән шартларда» аларның гаилә әгъзаларына визасыз йөрү тәртибен кертү турында боерык бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International