Россия икътисади үсеш министрлыгы хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнә

2017 елның 30 мае, сишәмбе

25-26 майда Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы делегациясе "ПОЗИС" АҖ, "КМИЗ" АҖ, "КАМАЗ" ҖАҖ булды. Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәтелгән проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, предприятиеләрнең үсешенә багышланган очрашу һәм киңәшмәләр узды.

2015 елдан бирле "ПОЗИС" һәм "КМИЗ" хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча республика программасында актив катнаша. Әлеге предприятиеләрдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә сакчыл җитештерү методикасын кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә юнәтелгән чаралар гамәлгә ашырыла. Предприятиеләрдә әлеге сораулар буенча даими эшләүче эш төркеме булдырылган, предприятиенең хезмәт җитештерүчәнлек арттыру программасы булдырылган һәм уңышлы гына тормышка ашырыла.

"КАМАЗ"да "2015-2020 елларга ТР предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" дәүләт программасы тәҗрибәсен өйрәнү буенча киңәшмә узды. Үзләренең фикерләре белән бу юнәлештә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары А. Ш. Хөсәенов һәм Үзәк директоры Е. В. Мартынов, "КМИЗ" АҖ директоры урынбасары Р. А. Федотов уртаклаштылар.

Киңәшмә ахырында кунаклар "КАММИНЗ КАМА" һәм "ЦФ КАМА", "КАМАЗ" процесслар фабрикасында, шулай ук, "КАМАЗ" автомобиль заводының баш җыю конвейеры эшен күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International