«Сетевая компания» ААҖ филиалы Бөгелмә электр челтәре ТР торак пунктларында бүлеп бирү челтәрләренең реконструкциясен үткәрә

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Түбән вольтлы җиһазларны реконструкцияләү эшләре Чирмешән һәм Лениногорск районнары торак пунктларында узачак. Авыл торак пунктларында бүлеп бирү челтәрләрен модернизацияләү концепциясе компания җитәкчелеге карары буенча кабул ителде. Бөгелмә электр челтәре баш инженеры Фәрит Закиров билгеләп үткәнчә, озак сроклы программа электр челтәре инфраструктурасын инновация технологияләрен һәм заманча җиһазлар кулланып тамырдан яңартуга юнәлдерелгән.

Ремонт сезоны күптән түгел генә башлануга карамастан, Түбән Чыгадай торак пунктында электр линияләрен реконструкцияләү эшләре тәмамланды диярлек. 200гә якын кеше яшәгән бу зур булмаган авыл (башлангыч мәктәп, фельдшер-амбулатор пункты бар) урнашкан Чирмешән район үзәгеннән берничә километр ераклыкта гына урнашкан. Электр үткәргеч линиясе узган гасырның 60-нчы елларында төзелгән. Агач баганалар шушы еллар эчендә сизелерлек таушалган, кайберләре бер якка ауган, ягъни конструкцияләр бетон ярдәмендә көчәйтелгән. Шундый ук электр челтәре җиһазларын модернизацияләү Утыз Имән авылында да үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International