Бүген Казанда Пенетрон гидроизоляция материаллары заводының беренче ботагын тантаналы эшләтеп җибәрү узды. Тантаналы чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев катнашты.
Россиядә бердәнбер Пенетрон системасы материаллары эшләп чыгару заводы унике ел дәвамында Екатеринбургта урнашкан иде. Нәкъ менә шуннан дөньякүләм танылган гидроизоляция Татарстан Республикасының күп санлы төзелешләренә озатыла иде. Әмма бүген вәзгыять үзгәрде.
«Пенетрон-Россия» Холдингы Казанда үзенең җитештерү заводын ачты. Елына биш мең тоннага кадәр әзер продукция эшләп чыгара алырлык беренче ботак инде эксплуатациягә тапшырылды. Әлеге күләм Татарстан һәм күрше төбәкләрнең сыйфатлы үтеп керүчән һәм бетонга өстәлә торган гидроизоляция кушылмалары ихтыяҗын тулысынча каплый. Шул ук вакытта, тиздән заводның куәтен ике тапкыр арттыру көтелә: биредә ел саен ун мең тоннага кадәр Пенетрон системасы материаллары җитештереләчәк. Икенче төрле сүзләр белән әйткәндә, Россия Пенетронының һәр унынчы чиләге Казанда эшләп чыгарылачак.
2016 елда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Федераль корпорация АҖ (АО «Корпорация «МСП») тарафыннан кече яки урта эшмәкәрлек өчен Бизнес-навигатор эшләнде һәм эксплуатациягә тапшырылды. Ул башлангыч яки гамәлдәге кече яки урта эшмәкәрлек субъекты өчен комплекслы мәгълүмати чыганактан гыйбарәт.
Бизнес-навигатор ярдәмендә кулай бизнес төрен сайлап алырга һәм аны ачу өчен уңай урын билгеләргә, бизнес алып бару өчен стандартка кергән бизнес-план төзергә, товар һәм хезмәтләргә булган ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр турында маркетинг тикшеренүләр белән танышырга, конкурентлар барлыгын, кредит продуктлар һәм дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алырга, дәүләт катнашында иң эре заказчыларның сатып алу планнары белән танышырга мөмкин. Системада арендага яки сатуга куелган дәүләт һәм хосусый күчемсез милек турында белешмәләр базасы тәкъдим ителә, кече яки урта эшмәкәрлек субъектлары өчен бирелә торган дәүләт һәм муниципаль милек аерым билгеләп үтелә.
Агымдагы елда Бизнес-навигаторның функционалын алга таба киңәйтү планлаштырылган, шулай ук, смартфон һәм планшетларда системага керү өчен мобиль кушымта эшләтеп җибәреләчәк.
Бүгенге көндә Бизнес-навигатор Россиянең 169 шәһәрен һәм Россия Федерациясе субъектларының башкалаларын, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләрне дә колачлый.
Бизнес-навигаторга керү түләүсез. Системада теркәлү өчен теләсә кайсы дәүләт һәм муниципаль хезмәте үзәгенең "Минем документларым" бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, үзәкләр республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында эшлиләр.
Татарстанның җылылык белән тәэмин итү нәтиҗәлелеге федераль рейтингы лидеры булу өчен барлык мөмкинлекләре бар. Бу хакта "Татар-информ" МА матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов белдерде.
Рейтингны төзегәндә исәпкә алына торган кайбер күрсәткечләр рәтендә республика саннары бөтенроссия күрсәткечләреннән күпкә югарырак, диде ул.
Мисал буларак Алмаз Хөсәенов күп фатирлы йортларны җиһазландырган җылылык энергиясен исәпләүче уртак җайланмаларның күрсәткечләрен китерде.
"Безнең бөтенроссия рейтингында алдынгы позицияләрне алу өчен барлык мөмкинлекләребез бар, әмма нәтиҗәләрне соңрак беләчәкбез", — дип хәбәр итте ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.
РФ субъектлары җылылык белән тәэмин итү нәтиҗәлелеге рейтингы йомгаклары 3-7 октябрьдә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта узачак "Россия энергетика атналыгы" энергетика үсеше һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Халыкара форумында аталачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча әзерләнде.
Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе планы буенча үткәрелгән "Экстремизмга–юк" айлыгы кысаларында агымдагы елның 27нче сентябрь көнне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр чыкканда министрлык бинасыннан эвакуацияләү буенча күнегүләрдә катнашты.
Моннан тыш, шул ук көнне, КФУ конфликтология кафедрасы доценты Җәләев Р.И. хезмәткәрләргә "Экстремизм һәм террорчылыкка профилактика буенча эш тәҗрибәсе" темасына лекция укыды.
24.07.1998 елның №125-ФЗ номерлы "Производстводагы бәхетсез очраклардан һәм профессиональ авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында"гы Федераль законы нигезендә оешмалар һәм предприятиеләр - иминият турында килешү төзүчеләр ай саен мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча иминият кертемнәрен календарь аеның 15-енә түләргә бурычлы.
Тулысынча һәм үз вакытында иминият кертемнәрен салымнар һәм җыемнар белән беррәттән түләү предприятие һәм оешмалар эшчәнлеге өчен мәҗбүри шарт булып тора.
Социаль иминият фондына иминият кертемнәре - производствода зыян күрүчеләр, бәхетсезлек очракларыннан соң реабилитация чоры узучыларга мәҗбүри түләү чаралары булып тора.
Гражданнарны вакытында пособияләр белән тәэмин итү максатыннан булган бурычларны түләргә киңәш итәбез һәм алга таба иминият кертемнәрен түләүдә бурыч булдырмауны истә тотуыгызны сорыйбыз.
2017 елның 28 апреленнән Казанда 2017-2019 елларга кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү муниципаль Программасы кабул ителде һәм тормышка ашырыла. Әлеге программа кысаларында, муниципалитет Казан эшмәкәрләренә финанс ярдәм итү сыйфатында бирелгән кредит процентының бер өлешен субсидияли.
Өстенлекле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр өч елга 9,5% белән 10 млн. сумга кадәр кредит ала алалар, шул ук вакытта, Казан шәһәренең Башкарма комитеты ике ел дәвамында кредит килешү гамәлдә булган очракта 5% субсидияләп барачак.
Эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре санына: эшкәртү белән шөгыльләнүче җитештерү, инновация эшчәнлеге, торак-коммуналь хуҗалык, кадыкларны җыю, эшкәртү һәм утилизацияләү, икенчел чималны эшкәртү, халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлекне саклау тармагы, физкультура һәм спорт, мәдәният, иҗтимагый туклану (төп чараларны сатып алу өчен кимендә 1 000 000 сум), стационар булмаган сәүдә объектын (торгызу).
Аеруча өстенлекле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә биш елга 9,5% белән 10 млн. сум бирелә, Казан шәһәренең Башкарма комитеты 7,5% ставканы беренче өч ел дәвамында субсидияләячәк.
Аеруча өстенлекле юнәлешләргә бу очракта: шәхси балалар бакчалары оештыру, хостел, кунакханә, кече кунакханәләр булдыру, халык сәнгать кәсепләрен җитештерү.
Кредит алу өчен эшмәкәр гаризаны онлайн рәвештә "Татсоцбанк" АҖ рәсми порталында бирә ала: https://tatsotsbank.ru/ , яисә түбәндәге адрес буенча банкның үзәк офисында калдыра ала: Казан шәһ., Чернышевский ур., 18/23, тел. 299-11-11.
24 сентябрь- Машина төзүчеләр Көне! Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:
"Хөрмәтле рсепубликабызның машина төзелеше тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез -Машина төзүчеләр Көне белән тәбрик итәм!
Машина төзелеше Татарстан Республикасы икътисадының мөһим секторы булды һәм шулай ук булып кала. Машина төзелеше Татарстан Республикасы сәнәгатенең нигезе буларак регионның социаль-икътисади үсешендә һичшиксез, мөһим роль уйный.
Татарстан машина төзүчеләре Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗга лаек уникаль машиналар һәм җайланмалар булдыралар. Инновацияле технологияләр кертеп, яңа продукция чыгарылышын үзләштереп, Россия базарының машина төзелеше сегментында сез мөһим урында торасыз.
Бу бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы хакына хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләргә һәм ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Мөһтәрәм, машина төзүчеләр, сезгә яңа җитештерү казанышлары, нык сәламәтлек, уңышлар һәм изге теләкләр телим!
Бүген Лаешта районның 90 һәм шәһәрнең 460 еллыгын билгеләү уза.
Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Гадәттәгечә, төбәгебез башлыгын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөри.
Көннең беренче яртысында ТР Лаеш районы Имәнкискә авылында яңа мәдәният Йортын ачу тантанасы үтте. Имәнкискә авылы мәдәният йорты ТР Президенты йөкләмәсе буенча 100 яшьлек авыл кешесе Вилдан Гарипов 2016 елның 14 декабрендә республика лидерына видео мөрәҗәгатеннән соң төзелде. Мәдәният Йортының мәйданы 585 кв. М тәшкил итә, ул үзенә 200 тамашачыны сыйдыра ала.
"Бүген сезнең бәйрәм, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга республика лидеры. – Мәдәният йорты һәр авылга, яшьләр һәм өлкән яшьтәге кешеләргә дә кирәк. Сезнең тормышыгыз биредә матур вакыйгаларга бай булсын һәм сездә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырсын".
ТР Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев ассызыклаганча, яңа мәдәният Йорты ачылышы - авыл халкы өчен мөһим вакыйга. "Бу объект авыл халкына бик кирәк, чөнки алдагы клуб иске иде. Шулай килеп чыкты ки, 100 яшьлек авыл кешесе Вилдан Гарипов турыдан-туры элемтә вакытында, безнең Президентыбызга яңа мәдәният Йортын төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов бу үтенечне хуплады һәм бүген Имәнкискә авылында шундый зур бәйрәм", – диде ул сәламләү сүзендә.
Тантаналы чаралар тәмамланганнан соң ТР Президенты авыл мәдәният Йортын карап чыкты, авыл клубы тарихына бәйле видеоролик белән танышты һәм елганың яңартылган яр буен карады. Исегезгә төшерәбез, бүген шәһәр һәм район юбилеен бәйрәм итү кысаларында "Көз күчтәнәчләре" ярминкә-дегустациясе узачак һәм "Осталар шәһәре" сәнгать осталары ярминкәсе дә эшләячәк. Бәйрәм итү кысаларында урам фестивале оештырылачак, рәссамнарның иҗади эшләре күргәзмәсе, шулай ук, районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе ярминкәсе дә булачак.
Татарстанның эстрада артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты үтәчәк, шәһәр һәм район халкы өчен Ришат Төхвәтуллин, Зөфәр-Зайнаб, Илдар Әхмәтов, Игорь Горчаков, Ришат Фазлиахметов, Алексей Родионов, "Казан" бию ансамбле, "Сәйдәш" бию театры чыгыш ясаячаклар.
Кичке күңел ачу программасы 18.00 сәг. башланачак, бәйрәмнең махсус кунагы "Пропаганда" төркеме булачак, аларның чыгышы 21:00сәг планлаштырылган. Бәйрәмне салют төгәлләячәк.
Бүген Лаеш шәһәрендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасы парус спорты Федерациясе Попечительләр советы утырышы узды. Чарада шулай ук, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.
Чара кысаларында катнашучылар төзү яхтенных кую Татарстан Республикасында яхта тукталышлары урыннарын төзү хакында фикер алыштылар, Татарстан Республикасы парус спорты Федерациясе еллык бюджетын расладылар, шулай ук, Лаеш шәһәрендә яхта маринасын төзү концепциясен карадылар.
Искә төшереп үтик, Татарстан Республикасы Парус Федерациясе төбәктә парус спортын үстерү буенча актив эш алып бара. Төп үсеш үзәкләре – Казан, Лаеш, Чаллы. Казанда урта белем бирү мәктәбе каршында секция эшли, шулай ук, йөртүчеләр курслары да бар.
Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Киләчәккә караш" форумы кысаларында индустриаль (сәнәгый) парклар резидентлары һәм идарәче компанияләрнең нәтиҗәләр ясау Съездында катнашты. Чара Казанның "Корстон" кунакханә комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Индустриаль парклар ассоциациясе башкарма директоры Денис Журавский үз чыгышында Россиянең барлык сәнәгать паркының 10% Татарстанда урнашуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта әлеге паркларда илнең барлык резидентларының 32 проценты (677 предприятие) безнең республикада урнашкан. Спикер сәнәгать паркларын гамәлгә кертү һәм аларны булдырудагы чыгымнарны туктатмаска өндәде. Аның сүзләренә караганда, аларны гамәлгә ашыруда бер сум акча туздырган очракта, ул җиде сум булып инвестицияләнә.
"Химград" АҖ технополисы рәисе Айрат Гыйззәтуллин, съезд нәтиҗәләре буенча РФ Икътисад министрлыгына яңа булдырылачак парклар чыгымын судсидияләүне программасын яңартуны сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылынды һәм РФ сәнәгать министрлыгына 2017-2020 елларга алынган кредитларга процентларны субсидияләү программасын озайту мөрәҗәгате белән чыгарга кирәкле булуы турында сөйләде.
Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков районда эшләгән сәнәгать мәйданчыгы турында әйтеп үтте. Әлеге җитештерү формасын булдыру бизнесны җәлеп итәргә һәм яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итте, ди. Бүгенге көндә бер генә резидент булса, ел ахырына кадәр аларның саны өчкә җитәчәк дип белдерде район башлыгы.
Татарстан Президенты сәнәгать мәйданчыклары эшчәнлеге буенча программаны гамәлгә ашыруның уңышлылыгын югары бәяләде.