Лаешта шәһәрнең 460 еллыгын һәм районның 90 еллыгын билгеләп үтәләр

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Бүген Лаешта районның 90 һәм шәһәрнең 460 еллыгын билгеләү уза.

Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.  Гадәттәгечә, төбәгебез башлыгын  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөри.

Көннең беренче яртысында ТР Лаеш районы Имәнкискә авылында яңа мәдәният Йортын ачу тантанасы үтте. Имәнкискә авылы мәдәният йорты ТР Президенты йөкләмәсе буенча 100 яшьлек авыл кешесе Вилдан Гарипов 2016 елның 14 декабрендә республика лидерына видео мөрәҗәгатеннән соң төзелде. Мәдәният Йортының мәйданы 585 кв. М тәшкил итә, ул үзенә 200 тамашачыны сыйдыра ала.

"Бүген сезнең бәйрәм, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга республика лидеры. – Мәдәният йорты һәр авылга, яшьләр һәм өлкән яшьтәге кешеләргә дә кирәк. Сезнең тормышыгыз биредә матур вакыйгаларга бай булсын һәм  сездә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырсын".

ТР Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев ассызыклаганча, яңа мәдәният Йорты ачылышы - авыл халкы өчен мөһим вакыйга. "Бу объект авыл халкына бик кирәк, чөнки алдагы клуб иске иде. Шулай килеп чыкты ки, 100 яшьлек авыл кешесе Вилдан Гарипов турыдан-туры элемтә вакытында, безнең Президентыбызга яңа мәдәният Йортын төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов бу үтенечне хуплады һәм бүген Имәнкискә авылында шундый зур бәйрәм", – диде ул сәламләү сүзендә.

 

Тантаналы чаралар тәмамланганнан соң ТР Президенты авыл мәдәният Йортын карап чыкты, авыл клубы тарихына бәйле видеоролик белән танышты һәм елганың яңартылган яр буен карады. Исегезгә төшерәбез, бүген шәһәр һәм район юбилеен бәйрәм итү кысаларында "Көз күчтәнәчләре" ярминкә-дегустациясе узачак һәм "Осталар шәһәре"  сәнгать осталары ярминкәсе дә эшләячәк. Бәйрәм итү кысаларында урам фестивале оештырылачак, рәссамнарның иҗади эшләре күргәзмәсе, шулай ук, районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе ярминкәсе дә булачак.

 

Татарстанның эстрада артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты үтәчәк, шәһәр һәм район халкы өчен Ришат Төхвәтуллин, Зөфәр-Зайнаб, Илдар Әхмәтов, Игорь Горчаков, Ришат Фазлиахметов, Алексей Родионов, "Казан" бию ансамбле, "Сәйдәш" бию театры чыгыш ясаячаклар.

 

Кичке күңел ачу программасы 18.00 сәг. башланачак, бәйрәмнең махсус кунагы "Пропаганда" төркеме булачак, аларның чыгышы 21:00сәг планлаштырылган. Бәйрәмне салют төгәлләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International