2017 елның 28 апреленнән Казанда 2017-2019 елларга кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү муниципаль Программасы кабул ителде һәм тормышка ашырыла. Әлеге программа кысаларында, муниципалитет Казан эшмәкәрләренә финанс ярдәм итү сыйфатында бирелгән кредит процентының бер өлешен субсидияли.
Өстенлекле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр өч елга 9,5% белән 10 млн. сумга кадәр кредит ала алалар, шул ук вакытта, Казан шәһәренең Башкарма комитеты ике ел дәвамында кредит килешү гамәлдә булган очракта 5% субсидияләп барачак.
Эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре санына: эшкәртү белән шөгыльләнүче җитештерү, инновация эшчәнлеге, торак-коммуналь хуҗалык, кадыкларны җыю, эшкәртү һәм утилизацияләү, икенчел чималны эшкәртү, халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлекне саклау тармагы, физкультура һәм спорт, мәдәният, иҗтимагый туклану (төп чараларны сатып алу өчен кимендә 1 000 000 сум), стационар булмаган сәүдә объектын (торгызу).
Аеруча өстенлекле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә биш елга 9,5% белән 10 млн. сум бирелә, Казан шәһәренең Башкарма комитеты 7,5% ставканы беренче өч ел дәвамында субсидияләячәк.
Аеруча өстенлекле юнәлешләргә бу очракта: шәхси балалар бакчалары оештыру, хостел, кунакханә, кече кунакханәләр булдыру, халык сәнгать кәсепләрен җитештерү.
Кредит алу өчен эшмәкәр гаризаны онлайн рәвештә "Татсоцбанк" АҖ рәсми порталында бирә ала: https://tatsotsbank.ru/ , яисә түбәндәге адрес буенча банкның үзәк офисында калдыра ала: Казан шәһ., Чернышевский ур., 18/23, тел. 299-11-11.