«Киләчәккә караш — 2017» форумы мәйданында индустриаль паркларның эш нәтиҗәләрен ясадылар

2017 елның 22 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Киләчәккә караш" форумы кысаларында индустриаль (сәнәгый) парклар резидентлары һәм идарәче компанияләрнең нәтиҗәләр ясау Съездында катнашты. Чара Казанның "Корстон" кунакханә комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

 

Индустриаль парклар ассоциациясе башкарма директоры Денис Журавский үз чыгышында Россиянең барлык сәнәгать паркының 10% Татарстанда урнашуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта әлеге паркларда илнең барлык резидентларының 32 проценты (677 предприятие) безнең республикада урнашкан. Спикер сәнәгать паркларын гамәлгә кертү һәм аларны булдырудагы чыгымнарны туктатмаска өндәде. Аның сүзләренә караганда, аларны гамәлгә ашыруда бер сум акча туздырган очракта, ул җиде сум булып  инвестицияләнә.

"Химград" АҖ технополисы рәисе Айрат Гыйззәтуллин, съезд нәтиҗәләре буенча РФ Икътисад министрлыгына яңа булдырылачак парклар чыгымын судсидияләүне программасын яңартуны сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылынды һәм РФ сәнәгать министрлыгына 2017-2020 елларга алынган кредитларга процентларны субсидияләү программасын озайту мөрәҗәгате белән чыгарга кирәкле булуы турында сөйләде.

 Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков районда эшләгән сәнәгать мәйданчыгы турында әйтеп үтте. Әлеге җитештерү формасын булдыру бизнесны җәлеп итәргә һәм яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итте, ди. Бүгенге көндә бер генә резидент булса, ел ахырына кадәр аларның саны өчкә җитәчәк дип белдерде район башлыгы. 

Татарстан Президенты сәнәгать мәйданчыклары эшчәнлеге буенча программаны гамәлгә ашыруның уңышлылыгын югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International