Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җылылык белән тәэмин итү нәтиҗәлелеге рейтингы турында

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның җылылык белән тәэмин итү нәтиҗәлелеге федераль рейтингы лидеры булу өчен барлык мөмкинлекләре бар. Бу хакта "Татар-информ" МА матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов белдерде.

Рейтингны төзегәндә исәпкә алына торган кайбер күрсәткечләр рәтендә республика саннары бөтенроссия күрсәткечләреннән күпкә югарырак, диде ул. 

Мисал буларак Алмаз Хөсәенов күп фатирлы йортларны җиһазландырган җылылык энергиясен исәпләүче уртак җайланмаларның күрсәткечләрен китерде.

"Безнең бөтенроссия рейтингында алдынгы позицияләрне алу өчен барлык мөмкинлекләребез бар, әмма нәтиҗәләрне соңрак беләчәкбез", — дип хәбәр итте ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

РФ субъектлары җылылык белән тәэмин итү нәтиҗәлелеге рейтингы йомгаклары 3-7 октябрьдә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта узачак "Россия энергетика атналыгы" энергетика үсеше һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Халыкара форумында аталачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International