Бизнес-навигатор: кече яки урта эшкуарлык өчен яңа мөмкинлекләр

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Федераль корпорация АҖ (АО «Корпорация «МСП») тарафыннан кече яки урта эшмәкәрлек өчен Бизнес-навигатор эшләнде һәм эксплуатациягә тапшырылды. Ул башлангыч яки гамәлдәге кече яки урта эшмәкәрлек субъекты өчен комплекслы мәгълүмати чыганактан гыйбарәт.

Бизнес-навигатор ярдәмендә кулай бизнес төрен сайлап алырга һәм аны ачу өчен уңай урын билгеләргә, бизнес алып бару өчен стандартка кергән бизнес-план төзергә, товар һәм хезмәтләргә булган ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр турында маркетинг тикшеренүләр белән танышырга, конкурентлар барлыгын,  кредит продуктлар һәм дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алырга, дәүләт катнашында иң эре заказчыларның сатып алу планнары белән танышырга мөмкин. Системада арендага яки сатуга куелган дәүләт һәм хосусый күчемсез милек турында белешмәләр базасы тәкъдим ителә, кече яки урта эшмәкәрлек субъектлары өчен бирелә торган дәүләт һәм муниципаль милек аерым билгеләп үтелә.

Агымдагы елда Бизнес-навигаторның функционалын алга таба киңәйтү  планлаштырылган, шулай ук, смартфон һәм планшетларда системага керү  өчен мобиль кушымта эшләтеп җибәреләчәк.

Бүгенге көндә Бизнес-навигатор Россиянең 169 шәһәрен һәм Россия Федерациясе субъектларының башкалаларын, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләрне дә колачлый.

Бизнес-навигаторга керү түләүсез. Системада теркәлү өчен теләсә кайсы дәүләт һәм муниципаль хезмәте үзәгенең "Минем документларым"  бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, үзәкләр республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International